«Әдәби марафон» тантанасы: Дүрт илдән меңләгән кеше татар китабына мәхәббәтен раслады
Китап – белем чишмәсе. Китапсыз йорт – кошсыз урман. Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә. Укыган ил уңар, укымаган ил тузар... Саный китсәң, китап турында бик күп әйтем-мәкальләр бар. Ә китап укучылар бармы соң? Күпләр, замана шаукымына ияреп, затлы-затлы китап киштәләрен өй түрләреннән чыгарган заман бит. Һәрхәлдә, «ничарадан бичара» дигәндәй, күреп кайтырмын, дигән фикердә марафонны йомгаклау тантанасына барып кергән идем. Халыкның шулкадәр китаплар яратып укуына вә активлыгына шаккаттым... Исең-акылың китәрлек!
-
Марафонны оештыручылар әйтүенчә, марафонда ел дәвамында 2 яисә берничә тапкыр катнашучылар саны 1501 кеше тәшкил иткән. Проект 2017 елдан башлап кварталга 1 тапкыр үткәрелә. Беренче 7 проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылды. «Әдәби марафон»ның үз логотибы, флагы һәм гимны бар.
-
«Әдәби марафон» проектын быел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге үткәрә.
«Татар телендә китап уку – татар милләтеннән булуны раслый торган бер факт»
«Әдәби марафон» проекты быел 4 илдән һәм Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән 2558 китап сөючене җыйган. Марафонны «Татнетны үстерү фонды» җитәкчесе һәм проектка нигез салучы Раил Гатауллин оештыра. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.
Халыкны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да тәбрикләде.
Ел саен шушы тантанада катнашырга тырышам. Яңа йөзләрне биредә күреп сөенәм, танышларны күрсәм – шатланам. Китап уку – бүгенге көндә шөгыль генә түгел, ә казаныш. Бу сүзләрне әйткәндә, татар китабын укуны күз уңымда тотам. Татар телендә китап уку – үзе үк синең татар милләтеннән булуыңны раслый торган бер факт та дип саныйм. Китаплар һәм басмалар да күптөрле, сайлап ала белү дә кирәк. Елдан-ел классикларны укучылар да арта бара, шул ук вакытта хәзерге заманның күренекле әдипләрен дә яратып укыйлар, – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әдип әдәби өлкәдәге хәзерге чор тенденцияләрен дә әйтте.
Залдагыларның күбесе – хатын-кызлар. Бу исә хатын-кызлар әдәбияты алга китүенә дә илһамлы этәргеч ролен башкара. Чөнки хатын-кыз гына хатын-кыз психологиясен аңлый һәм аңлата ала. Шуңа күрә дә иң популяр язучылар әлеге чорда – гүзәл затлар. Бер бөек кеше болай дип әйтеп калдырган: «Дәүләтләр белән телевизор караучылар түгел, китап укучылар идарә итә». Бу, чыннан да, хак сүзләр. Китапның да хәзер төрле формалары бар. Яшьләр күбрәк электрон форматны сайласа, безнең буын кәгазь вариантны өстен күрә. Аннары китап – кешене ялгызлыктан да коткара. Шуңа күрә дә бергә һәм бердәм булыйк, уңышлар телим, – диде ул.
Раил Гатауллин марафонның әһәмиятен ассызыклады.
Без ел дәвамында уздырылган марафонга нокта куябыз. Бу күренеш традициягә әйләнде: елына 4 тапкыр әдәби китаплар укыйбыз. Катнашучылар шигырь, поэма, хәтта романнар укый. Кемдер китапның азагына җитә алмый, ә кайберәүләр 2-3 китап укып чыгарга өлгерә. Өйләребездәге китапханәләр телне сакларга һәм үстерергә ярдәм итсен иде, – дип белдерде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Узган елда 59 марафончы әдәби әйдаман булырга теләк белдергән булган. Быел аларның саны 64 кешегә җиткән. Әдәби әйдаманнар арасында Татарстан марафончылары гына түгел, Башкортстан, Саратов, Самара, Омск өлкәләреннән һәм хәтта Төркиядән дә катнашучылар бар, дип сөйләде оештыручылар.
Әдәби әйдаман – ул, беренче чиратта, әдәби марафончы. Ул – кулына китап алып, башкаларга үрнәк булучы, – дип искәртте Раил Гатауллин.
Алга таба халыкны Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова конгресс җитәкчелеге исеменнән сәламләде.
Безне татар китабына мәхәббәт җыйды. Балаларыбызга, оныкларыбызга да ана телен, туган телне өйрәтергә тиешбез. Әлеге «Әдәби марафон» – бу эштә безгә алыштыргысыз ярдәмче, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Люция Әблиева: «Бөтен марафончылар килә алса, монда басып торырга да урын булмас иде...»
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева әйтүенчә, проект әдипләр һәм китап сөючеләр элемтәсе өчен мөһим роль уйный.
«Әдәби марафон» – язучыларны һәм китап укучыларны берләштерә торган күпер. Иң башта аны 30 кеше белән башлап җибәргән идек, ә хәзер нинди олы зал туп-тулы. Әгәр дә бөтен марафончылар килә алса, монда басып торырга да урын булмас иде. Мин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы икән, моның өчен әдәби марафончыларга да рәхмәтлемен. Монда аларның да өлеше бар. Китапларымдагы әсәрләрне алар укыды һәм халыкка таратты, ә аннары танытты һәм популярлаштырды. Үземнең шигырь һәм хикәяләрдән өзекләрне интернетта күрсәм – куанам. Димәк, язганнарымны укыйлар, – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әңгәмәдәш шулай ук биредә китап укучылары белән күзгә-күз аралашу мөмкинлеге булуын әйтте.
Әлеге тантанада да килеп танышалар, таныйлар. Кемнәрдер китабымны автограф белән бүләк иткәнемне искә төшерә. Укучыларың белән очрашулар, җанлы сөйләшүләр күңелгә рәхәт, – дип билгеләп китте ул.
Бәйрәм рухында узган чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова да бар иде.
«Әдәби марафон»ның халык, милләттәшләребез арасында бик популяр икәнен белеп, тоеп яшим. Әмма, оятыма, мин «Әдәби марафон» тантанасында беренче тапкыр катнашам. Марафончылар иҗатымны яратып укый дип беләм. Гомумән, әлеге марафон елдан-ел халкыбыз тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсенә әвереләчәгенә һәм мәңге яшәячәгенә иманым камил. Оештыручыларга, проектның җитәкчесе Раил Гатауллинга рәхмәт, – диде ул.
Оештыручылар әйтүенчә, марафонда катнашучылар арасында 378 мәктәп укучысы һәм 15 студент бар – бу марафончыларның 15 процентын тәшкил итә. Проектта катнашкан укытучылар һәм тәрбиячеләр саны – 359, китапханәчеләр – 296, пенсия яшендәгеләр – 239, дәүләт эшлеклеләре – 20, журналистлар – 15, сәнгать эшлеклеләре – 19, язучылар һәм шагыйрьләр – шулай ук 19 кеше.
«Әдәби марафон» 360 кешене командасына җыйган!
Әйдаманнарга «башлап килүче», «тәҗрибәле», «оста», «көмеш» һәм «платина» дәрәҗәле әйдаман дигән статуслар бирелә. Шулай ук алар өчен матди кызыксындыру чаралары да булдырылган.
Башкортстаннан танылган язучы, Туймазыдагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемен йөрткән «Илһам» төбакара әдәби берләшмәсе һәм аның музее җитәкчесе Нурия Валиәхмәтова – марафонда иң зур команда җыйган әйдаман. Ул проектның платина дәрәҗәсендәге әйдаман статусына ирешкән.
Шундый зур һәм тату команда җыя алуым белән горурланам. Без быел 360 кеше булдык. Арабызда төрле төбәкләрдән – Үзбәкстан, Төркия һәм Италия кебек чит илләрдән катнашучы марафончылар бар. Командабыз әгъзаларының географиясенә күз салсак, катнашучыларның 50 проценты – Башкортстан һәм Татарстаннан. Бергәләп китап уку, төрле кичәләр үткәрү бик күңелле. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага һәм марафонны оештыручы Раил Гатауллинга рәхмәт. Киләчәктә командабыздагы китап сөючеләр санын 500 кешегә җиткерергә планлаштырабыз. «Мега» статусын алырга телибез, – дип бәян итте ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Язучы шулай ук «Әдәби марафон»ның үзенең тормышына һәм иҗатына да уңай тәэсир итүен әйтте.
Бүгенге көндә 70ләп китап нәшер иттем. Миңа марафон нәрсә бирде? Уфа университетында татар теле филологиясе бүлеген яхшы билгеләргә генә тәмамладым. «Әдәби марафон» булмаса, 62 яшемдә университетта белем алмас идем дә, бәлки, – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Хезмәт ветераны, Башкортстанның Чакмагыш районында нәшер ителүче «Игенче» газетасы каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе иҗатчысы Ризида Каюмова марафонда гаиләсе белән катнаша. Алар – Нурия Валиәхмәтова җитәкләгән 27 нче команда марафончылары.
Гадәттә, гаилә белән катнашырга яратабыз. Тормыш иптәшем Мөнәвир абыегыз, 2 оныгым һәрчак бик теләп кушыла. Халык күңеле җәүһәрләре, матур әдәбият үсешенә берникадәр үземнең өлешемне кертим, дигән фикердә торам. Хәзерге заманда галиҗәнап китапка игътибар арта кебек тоела. Марафон авыл китапханәләренә уңай тәэсир ясый, чөнки халык китап укырга агыла. 27 нче санлы командабыз бик тә дус-тату. Кичә кунакханәгә барып урнашкач, бергәләп, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан бәйрәм кичәсе дә үткәреп алдык. Яшьлекләр искә төште, Мөнәвир – Кыш бабай, ә үзем Карсылу булдым, – дип сөйләп үтте ул.
«Матур һәм җитди китаплар укыгыз, калганын тормыш үзе эшләп бетерер»
Матбугат ветераны, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Мамадыш районы әйдаманы Алсу Спиридонова фикерләре белән уртаклашты.
Мамадышның «Әдәби марафон»да катнашучы командасында – 74 кеше. Автобуска сыйганнары – 39 китап укучы килеп җитте. Районның Кызыл Тау авылы мәктәбе укытучысы Раушания Васильева 10 укучысын алып килде. Марафонда бик теләп катнашабыз. Мин беренче тапкыр оештырылган марафонда гына катнашмадым, аннан соң ел саен кушылып килдем. «Әдәби марафон» матур гадәтләр тәрбияли, дисциплинага өйрәтә. 21 көн дәвамында нәфис әдәбият уку гына да ни тора! Бөек Достоевскийның: «Матур һәм җитди китаплар укыгыз, калганын тормыш үзе эшләп бетерер», – дигән сүзләре дә бар бит, – дип сөйләде ул.
Әңгәмәдәш марафонның әһәмияте турында да сөйләде.
Бүгенге көндә мин хаклы ялда. Марафон көн саен эшкә йөрмичә дә дисциплинага өйрәтә. Мәктәп балалары, үсеп килүче буын катнашуына бик сөендем. Монда укытучыларның роле бик зур. Безне мәктәптә шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Ләлә Барыевна Абдуллина укытты. Аның безне Кукмарага язучылар белән очрашуга алып барганын хәтерлим. Көне-төне дәрес укып кына утыру ялкыта. Кызларга, укытучыларга да, укучыларыгызны төрле чараларга йөртегез, дим. Марафонда гел шулай актив катнашырга, яңадан-яңа әдәби әсәрләр белән танышырга насыйп булсын, – ди ул.
«Әдәби марафон» турында башта белми идем. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының интернеттагы чатында марафонга әзерләнүләрен күреп алдым. Ул вакытта «Әдәби марафон» башланып китеп берничә көн үтсә дә, ургылып килеп кердем, бу – 2018 ел иде. Шушы проект аркасында үзем дә йолдыз булып беттем. Бу узган 5-6 ел эчендә әллә никадәр яңа танышлар, дус-ишләр табылды. Марафон яңа офыклар ача, – диде Марафон әйдаманы, Омск якларындагы танылган җәмәгать эшлеклесе һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәгыйлә Чумарова.
Фәгыйлә Чумарова
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук әдәби әсәрләрне ничек сайлавы хакында да сөйләп алды.
Нинди китаплар укыйммы? Безнең якка әдәби яңалыклар бик килми, яшь язучылар белән дә таныш түгел идем. Марафоннар барышында кызлар яшь язучылар һәм шагыйрьләр белән дә таныштырды. Кайбер каләм осталары белән язышып, аралашып, дуслашып та киттек. Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галләмовалар әсәрләре белән ныклап таныштым. Үзем өчен Марат Кәбировны ачтым. Шулай да классикларыбызга еш кына әйләнеп кайтам. Аларның тел байлыкларына таң калырлык! Классик әдипләрнең әсәрләрен укыганда син андагы геройлар белән үзеңне яши башлаган шикелле тоясың. Яшь авторларга да рәхмәт! Язып торсыннар, ә без укырбыз, – дип сөйләде Фәгыйлә апа.
Чара барышында марафон үткәрелә башланганнан ук берөзлексез – 2888 көн дәвамында әдәби әсәрләр белән таныштырып барган Рәзинә Сәйфетдинова да бүләкләнде. Аннары күп кенә әйдаманнар кызыксындыру чаралары булган матди бүләкләргә лаек булды. Аларга Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бергә акчалар бирелде. Нурия Валиәхмәтова, мәсәлән, 100 меңлек сертификатка ия булды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ясалма фәһем Тукайны «терелткән»
Тантана барышында шулай ук Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен, йолдызлы җырчылар гаиләсе Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова, Татарстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Рифат Хөснияр чыгышларын тамаша кылып булды. Ясалма фәһем ярдәмендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил белән ясалган видеоязма күрсәтелүен халык зур кызыксыну белән кабул итте.
- «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж