«ТАТАР ҖЫРЫ» – 2026: 15 меңлек билетлар, таныш исемнәр һәм яңа сюрпризлар

  • «Татар җыры» ел азагында уза икән, димәк, Татарстанда барысы да тәртиптә (көлә). Ул татар эстрадасына йомгак ясый, шуңа карап, без җырларыбызның кая таба баруын күрә алабыз», – диде Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, танылган журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов. Шуңа күрә концертка билет бәяләре дә киң мәгънәдә «йомгаклый» торган: 1 урын 5 меңнән башлап 15 мең сумга кадәр җитә. Моңа да карамастан, залда аншлаг иде.
  • Менә утлар сүнде, һәм техно яңгырый башлады. «Каз канаты» көенә милли киемнәрдә биючеләр чыкты. «Шушы көннәрдә генә милли бәйрәмебез – каз өмәләре бара. Шуңа күрә алар да хәзер каз түшкәләре алып чыгарлар да йолкый башларлар, бер якта Салават җырлар, дип уйлаган идем (көлеп). Ләкин бәйрәм үз рельсларына кереп утырды», – ди Рәмис Латыйпов. Аннан соң сәхнәгә, традицион рәвештә, концертның төп хуҗасы – «Барс Медиа» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев күтәрелде. «Без – бик бай, матур табигый телебез булган халык, чөнки безнең бөек шәхесләребез бар. Аларның берсе – легендар җырчыбыз, укытучы, профессор, халык җәүһәрләрен тарихка кертүче якташыбыз Идрис Газиев», – диде ул һәм «Татар җыры»ның беренче «Алтын Барс»ын аңа тапшырды.
  • Беренчеләрдән булып сәхнәгә Азат Фазлыев чыкты. Ул «Сагынудан арыдым» җырын башкарды, ләкин аның ялгызлыгы озакка сузылмады, чөнки икенче җырны инде тормыш иптәше Алсу белән бергә башкарды. Бу – аларның 5 нче статуэткалары.
  • Чараны елдагыча Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Җырчыларның чыгышлары арасындагы мохитне алар, татар эстрадасындагы булган һәм булмаган кызыклы вакыйгалар турында сөйләп, төрлеләндерергә тырыштылар. Әмма кайбер мәзәкләре шулкадәр «төче» һәм кабатлана торган, көләргә кирәккәнгә генә көләсең. «Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова һаман өйләнешмәде. Элвин Грей зур скандал ясамады, дияргә була. Асаф Вәлиев турында гомумән бернәрсә дә ишеткәнем юк. Салават Фәтхетдинов намазга басмады», – дип башлады Гөлназ. «Мирзаяновлар икенче тапкыр әти-әни булдылар. Вадим Захаров 400 кг, ялгыш, 400 граммга ябыккан. Данир Сабировның песие күптән түгел югалды. Илсөя Бәдретдинова быел 787 концертын куя да кияүгә чыга, имеш», – дип өстәде Айрат. Шулай ук алар Ришат Төхвәтуллинга – «Башкортстанның халык артисты», ә Егор Кридка «Башкортстанның атказанган артисты» исеме бирелүен дә искә алдылар. Моның никадәр дәрәҗәдә абсурд булуыннан көлеп, әлбәттә!
  • Ә Рифат Зариповта бернинди дә яңалык юк кебек. Шундый ук ябык, яше барса да, бер генә граммга да тазармый. Сөбханалла, сау-сәламәт булсын инде!
  • Быел Алия Төхвәтуллина үзе генә чыгыш ясады, ә ире – Ришат Төхвәтуллин исә аны сәхнә артыннан күзәтте.
  • Ләйлә Галиева беренче «Алтын Барс»ын алды. «Бер кул белән ашарга пешерә, бер кул белән кызларның чәчен үрә, бер кул белән идән юа», – дип мактый башлаган иде аны Гөлназ. Ә Айрат: «Икенче кулы кая киткән соң аның?» – дип сорап куйды. «Беркая да китмәгән, икенче кулында – телефон. Эшләгәнен төшереп тора. Ул бит блогер!» – дип, аны сәхнәгә чакырдылар.
  • Аннары Илназ Сафиуллин, Руслан Кираметдинов һәм Альберт Вәлиуллин чыгышлары тезелеп китте. Ярату, беренче мәхәббәт һәм мәтрүшкәләр турында иде җырлары. Соңгысын Руслан Кираметдинов башкарды. Бер генә сорау туа: ни өчен мәтрүшкәләр турындагы җыр вакытында экранда иван-чәй күрсәтелде?
  • Эльмира Кәлимуллинаның образы бик үзенчәлекле иде. Соңгы елларда ул ниндидер акцент ясалган сәхнә киемнәре белән шаккатыра, быел исә игътибар баш киеменә юнәлтелгән иде. Тәңкәләрдән торган сыман баш киеме чуваш хатын-кызлары кия торган милли баш киемен хәтерләтте. Аннары быелгы «Татар җыры» лауреатлары арасында шундый тенденция – ялтыравыклы кием кию яки ниндидер ялтырый торган элемент куллану. Әйтерсең лә бөтенесен дә бер стилист киендергән!
  • Бу алымны хәтта ир-атлар да кулланган иде: Илназ Сафиуллин, Марат Яруллин, Шәрәпҗан, Әнвәр Нургалиев һәм Данир Сабиров. Данирның милли бизәлештәге тасмасы аеруча татар хатын-кызлары кия торган хәситәне хәтерләтте, ә баш киеме – француз береты иде бугай. Менә шул образда ул керәшен халык җыры «Тугай, тугай»ны башкарды. Алып баручылар игълан иткәнчә, чыннан да, «универсаль» җырчы.
  • Беренче тапкыр «Татар җыры» статуэткасына Алинә Кәримова да лаек булды. Ул бик матур итеп «Чияле тау» җырын башкарды. «Бүген яңа җырчыны ишеттем – Алинә Кәримованы. Тавышына шаккаттым. Чыгышын башыннан алып ахырына кадәр видеога төшердем», – ди блогер, Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова.
  • Алинә Кәримова гына түгел, Рөстәм Әсәдуллин да күпләр өчен ачыш булгандыр. Моңнары таныш булса да, хәрәкәтләре әле тамашачы өчен бик үк таныш түгел. «Минем дә, Рөстәм кебек, сәхнәгә чыккач, нәрсә телим – шуны эшлисем килә. Ишеттегезме, җырлаганда ниләр эшләгәнен?! Башта «а-а-а-а-х», тамак авыртып киткәч – «р-р-р-р» дип кычкырып җибәрә», – диде Айрат Ильясов. Гөлназ исә аның хәрәкәтләрен сихер белән чагыштырды. «Юк инде, просто аның 3 баласы бар, нерв системасы какшаган, шуңа күрә сәхнәгә чыгып тынычлана», – дип йомгаклады Рамил Шәрәфиев. Бу хәрәкәтләр – аның үзенә күрә бер «фишкасы», аны башкалардан аерып торучы үзенчәлек. Икенче җырын – «Бәхет төнен» – Сәидә Мөхәммәтҗанова белән дуэтта башкарды. Мондый чыгышны тамашачы бөтенләй көтмәгән иде, ахры, барысы да таң калып тыңлады.
  • Быел татар халкы зур югалту кичерде – Резедә Шәрәфиева якты дөньядан китте. «Татар җыры»нда аның истәлегенә аерым номер әзерләнгән иде. Җырчының иң популяр җырларыннан өзекләрне Эльмира Кәлимуллина, Алинә Кәримова, Алия Төхвәтуллина һәм Зөлфирә Мирзаянова башкарды.
  • Фестивальнең рекордсмены Айдар Галимов кызы Айгизә белән «Әти кызы» җырын башкарды. «Татар эстрадасы һәрвакыт эзләнде, ул процесс хәзер дә бара. Нәрсәдер табылды, нәрсәдер югалды, тик ул беркайчан да бер урында гына тормады, һәм табылган әйберләр күбрәк булды, миңа калса. «Татар җыры»ның 26сы да – 26 төрле. Шуңа күрә дә ул кыйммәтле!» – дип сөйләде җырчы «Интертат» журналистларына.
  • Икенче дистә «Алтын Барс»ларын тутырып килүче Иркәдә, мөгаен, иң «текә» сәхнә киеме булгандыр. «Без авылдан» җыры өчен менә дигән образ! Чыннан да, авылда дискәтүккә чыкканда апаның яисә абыйның берничә размерга зур джинсовкасын, әтинең күзлекләрен кигәч, нәкъ шундый образ килеп чыга иде.
  • Беренче бүлекне Марат Яруллин йомгаклады.
  • Икенче бүлекне яшь җырчы, «Татар җыры»ның дебютанты Татьяна Ефремова татар халык җырларына попурри белән башлап җибәрде. Музыкантлары – «Jive group» төркеме иде. Барабаннар, баян, электрон гитара тавышлары «Иделләре-күлләре», «Суда йөзә аласыңмы» дигән халык җырларына икенче төрле яңгыраш бирде. Кыскасы, заманча һәм энергетика ягыннан бик көчле килеп чыкты. «Суда-суда-суда» дип кабатлап торган җире генә дә ни тора! Сикереп торып биисе килде. Ә образга килгәндә, бераз рус халык киемен хәтерләтте. Тамашачыга ничек тоелды икән?

  • Рәфис Кәлимуллин «Каршы килмә» җырын башкарды. Образына үзегез бәя бирегез. Сезгә ошыймы?
  • 18. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясендә Зөлфирә Мирзаянова ире Алмаздан башка катнашкан иде. Шунда ул: «Алмаз янымда булмаса да, аның терәген тоям», – дип әйткән иде. Тормышта шулайдыр. Ә сәхнәдә әлеге терәкне Зөлфирә бирә кебек тоелды. Алмаз «Татар җыры»нда бераз каушаудан сүзләрен онытты. Ярый янында Зөлфирәсе булды.

    Алмаз белән Зөлфирә – җырларының авторларын сәхнәдән әйтүче бердәнбер җырчылар булгандыр. Алар «Татар җыры»нда «Син булмасаң» җырын башкардылар (М.Идиятова көе, Р.Габделхакова сүзләре). Халыкчан да, тамашачысына да, авторларына да рәхмәтле җырчылар икән.

  • Шәрәпҗан – Рамил Шәрәповның уңышлы проекты. Ул, интернет чикләреннән чыгып, татар эстрадасына ук килеп җитте. Хәзер җырлар да җырлый, концертлар да куя Шәрәпҗан. Рамилнең кем икәнен генә онытмаска иде инде. Кичәдә ул бу җәйнең төп хитларының берсен – «Җәмилә»сен башкарды. Җырлап бетергәч, үз образыннан чыкмыйча, «Рәхмәт, Олимпийский!» – дип кычкырды. Шуннан соң, чәчәкләр бирелмәсә дә, «Чәчәкләрегез өчен рәхмәт!» – дип әйтеп кереп тә китте. Нәкъ Шәрәпҗан стилендә.
  • Гөлназ Асаева «Татар җыры»на да үзенең күннән эшләнелгән костюмыннан чыгыш ясады. «Илче Бага» яисә «Ай хилеләү» җырының көе тудырган атмосферасына туры килә дә кебек. Әмма сүзләренә?! Шундый кызыл күн плащыннан «алма турыйм, алма турыйм» дип җырлавы кызык тоелды.
  • Мондый «текә» егетләрне «Татар җыры»нда күрү – көтелмәгән вакыйга. «Кайда татар эстрадасы да, кайда Альберт Нурминский?» – дисең инде. Икесе ике полюста торган нәрсәләр кебек. Рэпер үзе дә аптырашта иде: «Үзем «в шоке», дөресен генә әйткәндә. Чакыруларына бик рәхмәтле. Татар җырчылары белән болай чыгыш ясаганым юк иде әле», – диде ул «Интертат» журналистларына.
  • Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов «Ышан бары йөрәк авазына» җырын башкарды. Кайчандыр әлеге җырны Хәния Фәрхи һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкара иде. Бүген инде Дәниф Шәрәфетдиновның улы җырлый. Җылы хисләр уятты бу номер.
  • Чулпан Йосыпова «Татар җыры» сәхнәсенә патшабикә образында чыкты. Өстендә – кара бәрхет күлмәк, башында – Гай Юлий Цезарьныкы кебек дәфнә яфрагыннан алтын такыя.
  • Ильмира Нәгыймова үзенең 11 нче «Алтын барсы»н алды. Котлыйбыз!
  • Илнат Фәрхуллин «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» дигән җыры белән истә калды. Җырчы бик драматик номер әзерләгән. Соңгы минутларда идәнгә үк тезләнде. Җырлавы да, сәхнәдә куелышы да көчле булды. Булдырды Илнат. Ак кәчтүме генә жәл.
  • Сәидә Мөхәммәтҗанова башкаруында «Су буйлап» халык җырын ишетү көтелмәгән дә һәм бик сөенечле дә булды. Бу мизгелдә кечкенә Сәидәнең федераль каналда шушы җырны җырлаганы искә төште. Ул вакыйгадан соң инде күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Хәзер бу нәни кыз үсте, «Татарстанның атказанган артисты» исемен алды.
  • «Татар җыры»ның эксклюзив номеры – XX гасыр башы халык җырларыннан попурри. Шушы заманнарда нинди җырлар тыңлауларын белү өчен шәп мөмкинлек булды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев һәм Казан дәүләт консерваториясе солистлары, оркестр уйнавы астында, шушы заман рухында «Әйләнә кояш», «Әйе шул», «Лимонад», «Кызлар», «Пар ат» дигән халык җырларын башкардылар. Саллы, кызыклы һәм истә кала торган номер булды.
  • Элвин Грейны (Радик Юльякшин) сәхнәгә чакырыр алдыннан, алып баручылар төрле җырчылар турында табышмаклар әйттеләр. Аның турында табышмак шулай яңгырый:
  • Исемнәре – чит-ятларча,

    киемнәре – тиң генә.

    Башкалардан алган җыры

    Ябышып тора тиң генә.

    Залда табышмакның кем турында икәнен тиз аңладылар. Әмма киемнәре быел табышмактагыча түгел иде – бик гади, хәтта тыйнак күренде Радик. Әле кара күзлек тә кигән иде. Ул үзенең популяр җырын – «Ашкынма, гомер»не җырлады. Үзегезнекен җырлагыз сез. Үз җырларыгыз да бик матур һәм сезгә бик тә килешә!

  • Вадим Захаров «Татар җыры»нда икенче тапкыр гына катнаша икән. Аңа да табышмак әйттеләр:
  • Түгәрәк ул – ай түгел.

    Сары, тик кояш түгел.

    Моңлы, тик гармун түгел.

    Татар, тик хәләл түгел.

    Вадимга бу табышмак ошады микән?.. Кояш мәсьәләсенә килгәндә – килешмибез. Вадим – ул кояш! Җырчы сәхнәгә дә кояш кебек елмаеп чыкты. Тирә-юнь балкып, нурланып китте кебек хәтта. Иң кырыс кешеләр дә елмаеп куйгандыр әле ул сәхнә түренә атлаган чакта.

  • Филүс Каһиров «Яшь гомер» җырын а'капелла җырлап башлады, бераздан аның моңлы тавышына «Мирас» инструменталь ансамбле дә кушылды. Филүс тә, Ильмира Нәгыймова кебек, «Алтын барс»ны 11 нче тапкыр ала икән.
  • Әнвәр Нургалиев номерында ак роза чәчәкләре бирделәр. Ә безгә эләкмәде! Чәчәк алган бездән бер рәт алда утырган һәм нәкъ безнең арттагы рәттә булган хатын-кызга сөенеп утырдык. Бер ир-атның да роза аласы килгән иде, ахрысы. Әнвәр янына менәргә теләгән иде дә – сакчылар бу теләген бик тиз бастылар. Ул, үпкәләп, кире кереп китте…
  • Салават Фәтхетдиновны, иң тәмле десерт кебек, ахырга калдырганнар иде. Ул «Килә ява», «Салкын чәй» һәм «Уфтанма» җырларын башкарды. Салаватны да куркытырлык нәрсәләр бар икән. Ул «Уфтанма» җырын Элвин Грей җырламаганына сөенүен белдерде. Шуны да әйтәсе килә: Вадим Захаров беренче кояш булса, Альфред Якшимбетов – икенчесе. Зур экранда Салаватны да түгел, Альфред абыйны ешрак күрәсе килде. Гафу итегез, Салават абый!
  • «Татар җыры»ның ахырында башкарылган «Җыр байрагы»н Динә Гарипова, Руслан Кираметдинов, Гөлназ Асаева, Филүс Каһиров һәм Татьяна Ефремова башкарды. Бу составта тукталган кеше мактауга лаек. Тыңларга кызык булды – һәрберсе дә үзенең уникаль, көчле тавышына ия җырчылар.
  • Гомумән, 4,5 сәгать дәвам иткән концертта 40ка якын артист чыгыш ясады. «Бик яратабыз үзебезнең артистларыбызны. Алар булмаса, безнең халык бүтән халыкка барыр иде. Шуңа күрә алар безгә күпме булсалар да кирәк – 400, 500, 1 мең булсын, чөнки алар – безнең татар халкын саклаучылар, җырлары белән тормышыбызга ямь бирүчеләр», – диде Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова. Шул сүзләр белән йомгаклыйбыз!

    Читайте на сайте