Чаллыда яшәүче табибә мошенникларга 9 млн сум күчергән

Быел Чаллыда яшәүче 39 яшьлек табибә аферистлар тозагына эләгеп, 9 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Ноябрьдән декабрьгә кадәр, 20 көн дәвамында, аның белән видеоэлемтә буенча «ФСБ хезмәткәрләре» сөйләшкән. Алар формадан булган, тирә-яклары да эш кабинетын хәтерләткән. Алар хатын-кызны «дәүләткә хыянәттә һәм терроризмны финанслауда» гаепләгән. Тентүләр булмасын һәм җинаять эше ачылмасын өчен, аларга ашыгыч рәвештә зур суммада акча күчерергә кирәк була.

Бу басымга бирешеп, борчуга төшкән ханым бу таләпләрне үти. Ул мошенникларга барлыгы 9 миллион сум күчерә. Бу – аның үзе җыйган акчалары да, туганнарыннан бурычка алган акча да, шулай ук әти-әнисенең һәм үзенең машинасын залогка салудан кергән акча да була.

Бу факт нигезендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Читайте на сайте