Айсылу Габдинова икенчегә әни булган!

Җырчы Айсылу Габдинова гаиләсендә Яңа ел алдыннан гына бик зур һәм сөенечле вакыйга. Алар тормыш иптәше белән икенче тапкыр әти-әни булганнар. Сабый 20 декабрь көнне дөньяга аваз салган.

«Кызлы булдык. Кыз әнисе булу – иң зур хыялларымның берсе иде, Аллаһка шөкер», – дип хәбәр итте бу хакта җырчы үзенең сәхифәсендә.

Айсылу ире белән Арыслан исемле малай тәрбияли. Хәзер аларның гаиләләре тагын да тулылана төште.

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз! Сабый бәхетле булып, сезне сөендереп үссен!

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Читайте на сайте