Казан һәм Яшел Үзәнгә беспилотниклар һөҗүме куркынычы турында кисәттеләр

Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрне иминлек чаралары күрергә, яшеренү урыннарына төшәргә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә чакыралар.

Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында беспилотниклар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүмат тарату тыелган. Тиешле карарны август аенда республика Рәисе имзалады.

Әлеге чикләү дәүләт хакимияте - федераль, республика һәм җирле – органнарыннан рәсми хәбәрләргә кагылмый. Аларны бары тик шушы рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.

Искәртеп үтик, 1:42 сәгатьтән төбәк территориясендә беспилотниклар һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Шулай ук Казан аэропортында чикләүләр кертелде.

Кичә, 1 гыйнварда, бу режим республика территориясендә 8 сәгатьтән артык: 08:06 – 15:12 сәгатьләрдә гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында кертелгән чикләүләр аркасында һава судноларын кабул итү һәм җибәрү вакытлыча туктатылып торды. Росавиациядә аңлатуларынча, бу чаралар очышлар иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Читайте на сайте