Салават Фәтхетдинов эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый торган кешесен күрсәтте
Җырчы Салават Фәтхетдиновның Уфада узган туган көн концертына, үзенә әйтмичә генә, сюрприз ясап, сәхнәдәш дусты Айдар Галимов килгән. Салават Фәтхетдинов концертта инде үзен игълан итәләр дип уйлый, микрофоннар алып, сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Әмма аның урынын тиз генә Айдар Галимов ала. Сәхнәгә менгәнче, дустын кочаклап, котларга да өлгерә.
Ахырдан Салават Фәтхетдинов дустына рәхмәт сүзләре белдергән.
«Кызым: «Әти, программада «махсус кунак» дип язылган. Кем соң ул?» – ди. Берәрсе килмәгәндер, минәйтәм. Айдар, беренчедән, чакырылмаган кунак… үзең аңладың инде. Аллаһ боерса, синең туган көнең җиткәч, мин дә әйтмичә генә килеп, концертыңны бозармын әле (көләләр).
Без Айдар белән сәхнә юлын бергә башладык. Шунысын да әйтәсе килә – бу кеше белән бер дә кызык түгел. Эчеп тә, сугышып та, талашып та булмый, – дип шаярткан ул аны.