«Бер кеше үлгән» – Татарстанда авария ясаган Кытай туристы туган иленә китә

Кытайдан Татарстанга килгән 62 яшьлек ир-ат туган ягына кайтып китте, бу хакта хөкем карары законлы көченә керде. Ир-атның туган ягында 100 яшьлек әтисе һәм карт әнисе бар, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Узган елның октябрендә аңа карата Чаллыда йорт аресты билгеләнгән булган. Адвокат Фәйзрахманов мәгълүматлары буенча, апелляциягә биргән очракта, ир-атка тагын 1,5-2 айга тоткарланырга туры килер иде.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, узган ел ахырында Тукай районы суды Кытайның 62 яшьлек гражданинына хөкем карары чыгарды. Ул Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлында авария китереп чыгаруда гаепле дип табылды.

6 октябрьдә туристлар төркеме утырган Zhonghenglv микроавтобусы борылышка сыешмый һәм юл читенә ава. Иминлек каешын эләктермәгән 62 яшьлек Кытай гражданкасы «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат була. Аның 2 дус хатын-кызы (шулай ук иминлек каешын эләктермәгән) һәм йөртүче могҗиза белән исән кала.

Гаепләнүче ахыргы сүзендә үзен ирегеннән мәхрүм итмәүләрен, зыян күргән бөтен кешегә дә матди зыянны тулысынча каплавын әйтә. Шулай ук ул, өлкән яшьтәге әти-әнисен каравын да исәпкә алуларын сораган.

Суд әлеге эшнең бөтен шартларын да исәпкә алган һәм ир-атны гаепле дип тану, аннан дәүләт кеременә 100 мең сум штраф түләттерү карары чыгарган. Шул ук вакытта, дәүләт гаепләүчесе шартлы рәвештә 2 ел билгеләүне дә сораган.

Zhonghenglv микроавтобусын штрафстоянкага эвакуацияләгәннәр. Ул ремонтка яраксыз, һәм хуҗасына аны утильләштерергә туры килгән, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте