Ришат Төхвәтуллин «Татнефть Арена»дан соң: «Өстәмә концерт турында да уйлыйбыз»
Ришат Төхвәтуллин ел саен «Татнефть Арена»да концерт куя ала. Бу турыда ул блогер Равил Закировка сөйләгән.
Реаль дип уйлыйм. Хәтта өстәмә концерт турында да уйлыйбыз әле бу елны. Программа жәл. Шундый күп көч белән эшләнелгән иде. Һәм ул программаны башка беркайда да күрсәтеп булмый. Бары тик «Арена»да гына күрсәтеп була, – диде ул.
Җырчы алга таба да зур масштабларда эшләргә теләвен әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер проектлар өчен «УНИКС» концертлар залы инде кысан була башлаган.
«УНИКС» сәхнәсенә сыймый башладык. Кызганыч, анда күп нәрсәне эшләп булмый. Ләкин без ул залны яратабыз. Ул залны халык та ярата. Гастрольләрдә, «УНИКС» концертлар залында тамашачылар белән якынрак сөйләшәсең, аралашасың… Ә «Татнефть» – ул шоу. Анда без үзебезнең мөмкинлекләребезне, татар мәдәниятен, Россия күләмендә үзебезнең милләтебезнең кем икәнен күрсәтәбез. Шоу күрсәтә алабыз, – дигән ул.