«Ишетеләме?» – Смартфонда тавыш начарлануның төп сәбәпләре

Смартфонда тавыш начарлануның төп сәбәпләрен атадылар.

Тузан һәм пычрак смартфон динамикларын әкренләп пычрата, һава өчен каршылык тудыра, ә еш кына тишекләренә кесә тузаны тула. Бу хакта МТС челтәренең электроника сату бүлеге җитәкчесе Наталья Голицына сөйләгән, дип яза РИА Новости.

«Смартфоннарда, ноутбукларда яки чыбыксыз колонкаларда динамиклар мембрана вибрациясе принцибы буенча эшли, электр сигналларын тавышка әверелдерә. Тузан һәм пычрак, әкренләп, ярыкларны һәм тишекләрне тыгылдыра, һава өчен барьер китереп чыгара. Динамикларның тишекләренә еш кына кесә тузаны да тула», – дигән ул.

Башта тавыш әкренәя – мембрана ирекле вибрацияләнә алмый. Тора-бара пычрак ката, тавышны боза, түбән ешлыклар югала, ә югары ешлыклар чатнап ишетелә. Иң ахыргы чиктә динамик тулысынча сафтан чыга, дип аңлаткан ул.

Микрофоннар белән дә шундый ук хәл. Аларда бик вак тишекләр һәм саклагыч челтәр була, алар тузан һәм тире кисәкчекләре белән бик тиз тыгыла. Нәтиҗәдә, шалтыратканда һәм аудио яздырганда тавыш тоныклана, комачаулыклар барлыкка килә, ә әңгәмәдәшләр начар ишетелүгә ешрак зарлана.

«Кулланучы бу проблеманың пычрануга бәйле булуын тиз генә ачыклый да алмый, аны элемтә өзеклегенә яки программаның төзексез булуына сылтап калдыра», – дигән белгеч.

Шулай ук дым да өстәмә куркыныч тудыра. Хәтта дымнан саклагыч булса да, тузанның бик вак кисәкчекләре дым һәм тән тире белән катыша һәм тыгыз элпә барлыкка китерә. Бу элпә мембрананы тизрәк таушалдыра һәм элемтәләр коррозиясе китереп чыгара.

Белгеч динамикларны коры йомшак щетка, махсус салфеткалар яки кысылган һава тутырылган баллон белән даими чистартып торырга киңәш итә. Әмма энәләр, теш чистарта торган таякчыклар һәм агрессив сыеклыклар кулланырга ярамый – алар саклагыч челтәрне һәм мембрананы боза.

Читайте на сайте