Динә Хөснетдинова Россия чемпионаты турында: «Чыгышым белән 70 процентка канәгать»

Россия чемпионатында икенче урын алганнан соң, фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова үз чыгышын белән якынча 70 процентка канәгать булуын әйтте. Шулай ук ул ике тапкыр өчле аксельдән торган секвенцияне ярышта беренче булып башкарырга теләвен дә сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Мин эшләгәнемнән якынча 70 процентка канәгать. Үзем теләп өчле аксель башкарырга булдым, мондый каскадны [кызлар арасында ярышларда] әле беркем дә ясамаган иде, аны беренче булып күрсәтәсем килде. Аны озак әзерләмәдем, сезон ахырында күнегүләрдә генә сынап карадым», – дип сөйләгән ул журналистларга. Фигуристканың сүзләрен ТАСС китерә.

«Монда призлы урын ала алуымa бик шатмын, бу — минем сикерүләр буенча беренче турнирым. Катнашучылар исемлеген күргәч, бик нык сөендем. Бу турнирны сезон дәвамында бик көттем, чөнки монда программаларда күрсәтеп булмый торган гадәти булмаган каскадларны күрсәтергә мөмкин», – дип уртаклашты Дина Хөснетдинова.

Фигуристка шулай ук һәр раундта да дүрт әйләнешле тулуп (четверной тулуп) сикерергә ниятләвен әйтте. «Ләкин дулкынлану аркасында барысы да план буенча бармады. Җылыну вакытында дүрт әйләнешле тулупны яхшы башкардым, ярыш бозында аны тоя алуымa сөенәм», – диде ул.

Дина Хөснетдинова Россия чемпионатының сикерүләр ярышында икенче урын яулады. Ул 119,26 балл җыйды һәм җиңүче Алиса Двоеглазовага (127,27) гына оттырды.

16 яшьлек фигуристка Татарстанның Зәй районында туган. Ул үзен 2025 елда бөтенроссия дәрәҗәсендә танытты: Казанда узган Гран-при этабында җиңү яулады, ә моңа кадәр Магнитогорскидагы этапта бронза медаль алды.

Читайте на сайте