«Алай ярамый» - Винера Ганиева Дилә Нигъмәтуллинаны ачуланган булган

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бер чарада Татарстанның халык артисты Винера Ганеева белән очрашкан. Артистлар моннан күп еллар элек булган хәлне искә алганнар. 2005 елда «Татар җыры»нда чыгыш ясаганда Винера Ганиева Дилә Нигъмәтуллинаның сәхнә образын кискен тәнкыйтьләгән булган.

Дилә Нигъмәтуллинаның хәзерге образына: «Син бүген махрушка, әйеме? Матур», – дип бәя биргән Винера Ганива.

«Сез мине бер тапкыр сәхнәгә чыкканда шундый каты орышкан идегез. Минем эчке киемем юк сыман дидегез. Ә мин җөйсез эчке киемнән идем», – дип җавап биргән Дилә Нигъмәтуллина.

Винера Әхәтовна әлеге очракны тиз исенә төшергән. «Күлмәгең сыланып тора иде. Бөтен җирләреңне күрсәтеп. Ярамый сәхнәгә алай чыгарга», – дип үз фикерендә калган ул.

Дилә Нигъмәтуллина ул чакта бик тә кәефе төшкәнен, хәзер исә үзе дә көлеп кенә искә алуны әйтә. Ул Винера Әхәтовнаның хәзер дә сәхнә артында киңәшләр бирүен искәртә.

Читайте на сайте