Гаилә ипотекасы программасын киңәйтәләр

Гаилә ипотекасы киңәйтелә — Россия Президенты Владимир Путин программага төзелеш күләме түбән булган шәһәрләрдә 20 елдан элек төзелгән күпфатирлы йортларны кертергә кушты. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Президентның башка йөкләмәләре:

— Өч яшькә кадәрге балаларны карау буенча айлык пособиене түләү вакытын озайту мәсьәләсен карарга.

— Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында фильмнарга дәүләт ярдәмен карарга.

— Махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чараларын вакытында күрсәтүне тәэмин итәргә.

— Автомобиль юлларын РФ милкеннән төбәкләргә тапшыру критерийларын эшләүне һәм раслауны тизләтергә.

— Ташламалы категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итү өчен даруханәләргә китерүдә өзеклекләр булдырмау чараларын күрергә.

Читайте на сайте