Илсур Шәрипҗанов башка хатын-кызларга игътибар итүе турында сөйләгән
«ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында җырчы Илсур Шәрипҗанов үзенең яшерен серләрен ачкан.
Алып баручы Әбри Хәбриевның: «Башка хатыннарга игътибар итсәгез, хатыныгыз көнләшәме?» – дигән соравына җырчы болай дип җавап биргән:
Әйе, игътибар ителә, яшерен-батырын түгел. Без ир-атлар бит инде. Менә син игътибар итмисеңме? Әле бигрәк тә сәхнә артында да йөргәч... Шунда матур-матур күлмәкләрен, декольтеларын ачып куйсалар, күз төшә, тик күзенә карамыйсың – ди ул.
Әгәр дә ир-ат дөрес ир-ат икән, чын ир-ат… – дип сүзне ала Әбри Хәбриев
Ул башка хатын-кызларга да игътибар итәргә тиеш, – дип аның сүзен дәвам итә Шәрипҗанов.
Рус телендә «животный инстинкт» дигән төшенчә бар. Әгәр дә гүзәл затлар күрсәтеп, ачып йөриләр икән, ихтыярсыздан күз төшә, – ди Әбри Хәбриев.
Яшермичә, дөресен әйткәннәр!
Ә сез ничек уйлыйсыз, өйләнгән ир-атларның башка хатын-кызларга карарга хакы бармы?