«Аерылганнан соң...» - Ләйлә Дәүләтова кызының әтисе белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

Шагыйрә, бик күп телевизион тапшырулар авторы Ләйлә Дәүләтова кызы Гөлмәрьямнең әтисе белән бөтенләй аралашмавы, хәтта, таныш та булмавы хакында сөйләгән. Күнелен Ләйлә Дәүләтова "Китап" радиосында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган "И, язмыш, язмыш" тапшыруы кысаларында ачкан. Аның сүзләренчә, Гөлмәрьямнең әтисе инде күптән гаиләле.

"Ул без аерылганнан соң теге кызга өйләнде. Берничә елдан аларның үз балалары туды. Ышанасыңмы, мин, хәтта, карап та бармыйм."Матур гаилә, 3 балалары бар икән", - дип кенә караганым бар. Яшиләр. Без, гомумән, аралашмыйбыз" - ди ул.

Ләйлә Дәүләтова сөйләвенчә, Гөлмәрьямнең дә әтисе хакында сораганы юк икән.

"Ул аны "биологик әти" дип йөртә. Мәсәлән, битенә бетчә чыга икән: "Әнием, син шундый бетчәле идеңме, әллә инде бу миңа «биологик әти»дән күчкәнме?" - ди. Ул сәламәт характерда, юмор белән, җиңел карый.

Әгәр дә әтисе Илмир берәр кайчан: "Минем баламны күрәсем, аралашасым килә", - дип, үзе килә икән, бер сүзем юк. Гөлмәрьям: "Әти белән танышырга телим", - ди икән, рәхәтләнеп ризалашам. Әлегә андый сүз булганы юк"- дип сөйли Ләйлә Дәүләтова.

Читайте на сайте