Сөяркә кыз белән яңа тормыш башлар өчен, ир-ат ике баласын тәрәзәдән ыргыткан

Кытайда ир-атны һәм аның сөяркәсен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Алар ир-атның элеккеге гаиләсендәге 2 баласын 15нче каттагы фатирдан урамга ыргыта. Ир һәм аның сөяркәсе «яңа тормышны чиста биттән башларга җыендык» дип аклана. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Тикшерү 2021 елда башланган булган. Кытай югары суды үлем карарын раслагач, Чжан Бо һәм аның Е Чэнчэнь исемле сөяркәсенә карата суд карары гамәлгә ашырылган, дип яза China Daily.

Чжан Бо 2020 елда Чунцинда күп катлы йортның 15нче катыннан 2 баласын ыргытуда гаепле дип табыла. Ир-атны 2 яшьлек кызын һәм 1 яшьлек улын үтерергә сөяркәсе күндергәнен суд ачыклагач, сөяркә хатын-кызны да хөкем итәләр. Сөяркә балаларны «каршылык» дип саный һәм аларның үлемен «очраклы егылу» дип күрсәтмәкче була, дип яза «The Independent».

Ир-атны һәм аның сөяркәсен үлем җәзасына 2021 елда ук хөкем итәләр, ләкин карар 2024 елда гына гамәлгә ашырыла. Чөнки аппелляция процессы бик озакка сузыла. Чунцинның югары халык суды башлангыч карарны үзгәрешсез калдыра, хөкем карары гадел, дип белдерә.

Чжан Бо, өйләнгән килеш, Е Чэнчэнь белән очраша башлый. 2020 елның февралендә хатыны Чэнь Мэйлинь белән аерылыша. Аннары Чэнчэнь сөяркәсен балаларын үтерергә күндерә. 2020 елның ноябрендә Чжан Бо кызы Чжан Жуйсюэ һәм улы Чжан Янжруяны тәрәзәдән ыргыта. Видеоязмаларда аның борчылуы күренә, ул башы белән стенага бәрә, акырып елый, диелә хәбәрдә.

Шулай да, сорау алганда, Чжан «балалар егылганда йокладым», «аста кешеләр кычкырыша башлагач кына уяндым» ди.

Фаҗига булган көнне балаларның анасы Чэнь Мэйлинь элеккеге иренә сабыйларны карап торырга калдырган булган.

«Балаларымны атасы һәм аның сөяркәсе 15нче каттан ыргытканын ишеткән көндәге хисләремне әйтергә сүз тапмыйм», – дигән әни кеше журналистларга.

Читайте на 123ru.net