Унитазда 2 ел утырган әбине тапканнар

Бу гаҗәеп хәл Мәскәү янындагы Щелково шәһәрендәге фатирларның берсендә булган – полиция хезмәткәрләре унитазда утырган пенсионер хатын-кыз мумиясе тапкан. Пенсионер әбинең үлүе турында түбәндәге каттагы фатирны су баскач кына белгәннәр.

«Московский комсомолец» басмасы хәбәр иткәнчә, полицияне астагы катта яшәүчеләр чакырган. Аларның фатирында су баса башлаган, өстәге фатирдагылар ишекне ачмаган. Хокук саклау органнары вәкилләре, торакны ачып кергән, бәдрәфтә утыручы хатын-кыз мумиясен тапкан. Экспертлар әбинең йөрәге туктаганнан соң унитазда ике ел утырган дигән нәтиҗәгә килгән. 1945 елда туган хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.

Хатын-кызның югалуы турында ни өчен беркемнең борчылмавы әлегә билгеле түгел.

Бу очрак үз йортларында кешеләрнең мумиягә әйләнүнең беренче очрагы түгел. Моңа кадәр Ленинград өлкәсендә яшәүче күп балалы хатынның йортында иренең мумиясе табылган иде. Полиция хезмәткәрләре соңрак ачыклаганча, мумия булып кипкән ирен хатын дүрт елдан артык саклаган һәм балаларын да бу фактны сер итеп сакларга мәҗбүр иткән.

2023 елның декабрендә Мәскәүдәге бер фатирда Совет заманы авиаконструкторы Кирилл Курьянскийның кызы булган 70 яшьлек пенсионерның мумиясе дә табылган булган.

Читайте на 123ru.net