«Крокус»та теракт вакытында кешеләрне коткарган үсмерләрне бүләкләделәр

«Крокус»та гардеробта эшләүче үсмерләрне теракт вакытында кешеләргә чыгарга булышкан өчен «Үлем янаган кешеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләделәр. Бу турыда указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Телеграм-канал язганча, Ислам Хәлилов кешеләрне эвакуацияләүне үз җаваплылыгына алып, 100дән артык кешене коткара алган. Артем Донсков һәм Никита Иванов инструкция буенча эш иткән һәм запас ишекләрне вакытында ачкан, шуның аркасында йөзләгән тамашачы залда чыгып котылган.

Баштарак яшүсмерләрне Дәүләт Думасында бүләкләгәннәр иде, аларга (гаиләләренә) рәхмәт хатлары һәм Гаилә комитетыннан ноутбуклар тапшырдылар. Комитет рәисе урынбасары Анна Кузнецова үсмерләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте на 123ru.net