Зур тизлектә бара торган туй машинасы белән авариядә яшь егетләр һәлак булган

Дагыстанда туй кортежы машинасы «Газель»гә бәрелгән, 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Фаҗига Адиль-Янгиюрт авылында була. Зур тизлектә бара торган туй кортежы йөк машинасына бәрелә. 3 кеше урында ук үлә, бер кеше җитди имгәнә, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Йөк машинасын йөртүче 58 яшьлек ир-атка зыян килми.

Кәләшнең туганнан туган сеңлесе фаҗига турында сөйләгән. «Кияүнең иң яхшы дуслары һәлак булды. Бу – безнең өчен зур кайгы. Табында барысы да елашты, акырып еладылар», – ди Милана исемле кыз.

Авариядән соң күбесе хастаханәгә киткән. Барысы да балачактан таныш кешеләр, кайгы бар кешегә кагыла. Кияү тантанада була, тик күңел ачмый, беркем дә бәйрәм итми.

Авария туй башында ук була. Кавказ гореф-гадәтләре буенча, кияү дуслары белән банкет залына кәләшне алырга килә. Кәләшне алгач, кыска гына табын була, аннары машиналарга утырып башка банкет залына китәләр, туй шунда була. Кияү белән кәләш беренче машинада бар, алар артыннан туганнар һәм дуслар килә.

«Авария минем күз алдымда булды, анда апа утыра дип уйлаган идем. Бәхеткә, ул башка машинага утырган булган. Ләкин, аңа карап, җиңел түгел инде. Яшь егетләр һәлак булды, барысына 21-22 яшь. Хастаханәдәге егеткә 20 яшь», – ди Милана.

Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, туй кортежы бик зур тизлектә тар юлдан бара. Беренче 3 машина йөк машинасына бик якын гына узып китә, дүртенче «Лада» бәрелә һәм кисәкләргә таралып бетә диярлек.

Туганнар әлеге фаҗигадә «Лада» йөртүчесен гаепли. Кәләшне алган чакта ул эчкән, аннары исерек килеш рульгә утырган. Башка йөртүчеләр дә шулайрак була, шуңа күрә теләсә кайсы машина бәрелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмнәрне икенче көнне җирләгәннәр.

Читайте на 123ru.net