Агачка бәрелгән машинада үлгән кызларның берсе йөртүченең кәләше булган

5 июньдә Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминский шәһәрендә Мартемьяново авылы янында авариядә 4 үсмер кыз һәлак булды.

  • Правасыз егет машинасы агачка бәрелгәч, дүрт үсмер кыз үлгән, берсе имгәнгән, дип язган идек.

21 яшьлек егет машина белән идарәсен югалтып, агачка бәрелә. Мәрхүмә кызларның берсе йөртүче егетнең кәләше булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Авариягә кадәр берничә сәгать алданрак 21 яшьлек егеткә 16 яшьлек сөйгән кызы шалтырата. Ул 14 яшьлек сеңлесенә һәм тагын 3 дус кызына интернет-кибеттән посылкалар алып кайтышырга ярдәм сорый.

Бу вакытта егет Селятино бистәсендә фатирында була, ул әнисенең машинасы ачкычларын сорамыйча гына алып чыгып китә. Әнисе эштә була. Егет ишегалдындагы «Киа Рио» машинасына утырып, сөйгән кызына ярдәмгә чаба. Яшьләр Мартемьяново авылы янында очраша, әйләнә-тирәдә йөреп кайтырга булалар.

Егетнең машина йөртү таныклыгы булмый. Ул әле өченче ай автомәктәптә укый. Егет кызларга йөртү осталыгын күрсәтеп алырга була. 60 км/сәг тизлек рөхсәт ителгән урында 100 км/сәг тизлек белән бара, алдагы машиналарны берәм-берәм уза. Бер борылышта торак комплекс янында таксиның юлын кисә, аннары зур тизлектә Тимонино авылына таба китеп бара.

Егет машина белән идарәсен югалта, кырыйга төшеп китә һәм агачка бәрелә. Алгы пассажир урынында утырган сөйгән кызы алгы тәрәзәдән очып чыга, аның дус кызлары, сеңлесе төрле яклап металлга кысылып кала. Двигательгә ут каба. Узып баручылар туктап, утны сүндермәкче була. Экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр.

Йөртүче егет аңына килгәч, алгы тәрәзәдән шуышып чыга, кырыйга китә. Коткаручылар махсус кораллар кулланып, кызларның мәетләрен чыгара. Ашыгыч ярдәм табиблары 4 кызның үлемен раслый, 15 яшьлек кыз исән, аны хастаханәгә алып китәләр, табиблар бу баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Авария ясаган егет күптән түгел генә армиядән кайткан, машина йөртү таныклыгы алырга, университетка укырга керергә җыена. Ярты ел очрашып йөргән сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясаган була. Хәзер ул тоткарланган. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net