Тукталышта фаҗига: «Мазерати» таптаган бала өзгәләнеп беткән, икенчесенең аягы юк

Тукталышта фаҗига: «Мазерати» таптаган бала өзгәләнеп беткән, икенчесенең аягы юк

8 июньдә Можайск шәһәр округында коточкыч фаҗига була. «Мазерати» машинасы 12 һәм 13 яшьлек ике малайны таптый. Спорткар йөртүчесе исерек, аны машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм иткән булганнар. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

«Мазерати» таптаган 13 яшьлек малай кисәкләргә өзгәләнеп беткән диярлек, ул шунда ук һәлак була. Мәрхүмнең 12 яшьлек дустының аягы өзелә – аякны әле дә тапмаганнар.

Фаҗига көндезге икеләрдә Уваровка-Семеновское-Кусково юлының 28 нче километрында була. «Мазерати» белән идарә итүче 27 яшьлек ир-ат автобус тукталышына килеп бәрелә. Бирегә 3 малай велосипедта килгән була. Фаҗигагә берничә секунд алдарак малайларның берсе – Слава (исемнәр үзгәртелә) коточкыч зур тизлектә килә торган машина сәер итеп боргалануын күреп ала һәм дусларына «Сак булыгыз» дип кычкырырга өлгерә. Слава кырыйга китеп кала, дуслары исә качарга өлгерми.

Фото: © https://vk.com/50mvd, Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

13 яшьлек Олегның гәүдәсе спорткар капоты астында өзгәләнеп диярлек бетә. Аның мәетен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре пакетларга җыя. Аның велосипедының тәгәрмәчләрен 20 метр ераклыкта куаклар арасыннан табалар.

12 яшьлек Максим аяксыз кала – мизгел эчендә баланың аягы травматик ампутацияләнә, баланың аягының тез астыннан түбәнрәк өлеше юк. Шаһитларның берсе Максим янына бик тиз килеп җитә һәм күлмәген салып, аягын бәйли, кан агуны туктата. Малай хәтта ыңгырашмый да – аның шок була.

Слава исән, ул барысын да күреп ачыргаланып кычкыра. Авария урынына беренчеләрдән булып килеп җиткән Славаның әнисе аңын югалтып егыла. Хәзер Слава белән психолог эшли – ул әле шоктан арына алмый.

Авария ясаучы исә машинасыннан чыгарга маташмый да. Ул катып калган килеш руль артында утыра, аны полиция хезмәткәрләре чыгара.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сүзләренчә, ир-ат тоткарланган. Ул исерек килеш юл йөрү кагыйдәләрен бозуда, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасын эксплуатацияләүдә, саксызлык аркасында бала үлеменә китерүдә, икенчесен имгәтүдә шикләнелә, диелә хәбәрдә.

Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, «Мазерати» йөртүчесе идарәсен югалта һәм тукталышка бәрелә. Тикшерү эшләре бара. Ведомство фаҗига урыныннан фотоларны күрсәтте.

Читайте на 123ru.net