Бакчада егылган әбинең күзе агып чыккан

Бакчада егылган әбинең күзе агып чыккан

Мәскәү өлкәсендә бакчасында имгәнгән 85 яшьлек хатынның күзе агып чыккан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

10 июньдә әби бакчасында йөргәндә чәчәк түтәленең коймасын абайламый. Койма кышын җимерелгән дә чирәм өстендә ята. Әби моны күрми, абынып егыла. Ул җирдән тырпаеп торган таяк өстенә барып төшә. Таяк әбинең күзен тишеп керә. Табиблар тырышлыгына карамастан, күзне коткара алмыйлар, ул агып чыккан, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net