Зоопаркта өч бүре бер хатын-кызны талаган

Зоопаркта өч бүре бер хатын-кызны талаган

Париж янындагы «Туари» дип аталган зоопаркта 37 яшьлек хатынга 3 бүре һөҗүм иткән. Имгәнгән хатынның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Париждан 40 км ераклыкта урнашкан зоопаркка килгән хатынның муенын, ботларын, аркасын бүреләр тешләгән.

Әлеге хатын-кыз зоопаркта сафари стилендәге өйдә гаиләсе белән куна. Аннары иртән ялгызы гына йөгерергә чыга.

Зоопарк рекламасында «бүреләр зонасында» өйләрдә «тынлык, ял» булачак дип ышандыралар. Әлеге урынны оештыручылар «кунак бүлмәсеннән күзәтеп Арктика бүреләре белән бик интим аралашу» тәкъдим итәләр.

«Хатын-кыз сафари зонасына чыга, биредә автомобильләр генә йөри. 7 гектар мәйдандагы бу территориядә бүреләр, аюлар, башка җәнлекләр иректә йөри. Нәкъ менә шунда бу хатынга бүреләр һөҗүм иткән», – дигән хокук саклаучылар.

Коткаручылар урынга бик тиз килеп җитә, «бүреләрне куып җибәрәләр, аннары кабат территориягә кайтаралар». Зыян күрүче хатын «куркынычсызлык системаларын, траншеяны, электр коймасын» узып чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net