Другие новости Москвы и Московской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Жанна Фриске ЭКО ясатканга үлгәнме?

Мәрхүмә җырчы Жанна Фрискеның атасы кызының «ЭКО ясатканга үлүе» турында гайбәтләргә җавап биргән. «Юк сүз», – ди Владимир Борисович. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Бүген җырчыга 50 яшь тулган булыр иде. Ул Николо-Архангельский зиратына җирләнгән. Әле дә анда ни сәбәпле шундый авыру башланганын белмиләр, диелә хәбәрдә.

Шоу-бизнес вәкилләре, Жанна Фриске ясалма аталандыру (оплодотворение) процедурасы аркасында авырый башлаган, дип сөйли. «МК» хәбәрчесе белән аралашканда, Владимир Фриске моны катгый кире кага.

«Бернинди ЭКО булмады, кешеләр юк сүз сөйли. Каян алганнардыр. Кече кызым Наташа ЭКО ясады, яшермибез. Жанна ясаса, ул да әйтер иде», – ди әти кеше.

«Аны дәвалаган клиникада барлык язулар да бар, алар ЭКО булмавын раслый ала. Без моның ник килеп чыгуын әле дә аңламыйбыз», – ди ул.

«Шепелевка ышануым кызганыч. Жаннаны дәвалау белән үзем шөгыльләнсәм, ул тагын ярты ел булса да яшәр иде. Бу низаглар, төрле гайбәт түгелде. Жанна моның өчен бик борчылды. Кая барса да артыннан күзәттеләр. Бу аны бик борчыды», – ди Владимир Фриске.

  • Мәрхүмә Жанна Фрискеның шкафын өч ел ачмыйлар
  • Жанна Фриске авырлы булуын нигә яшергән?

Читайте на 123ru.net