«Христиан диненә хөрмәтсезлек»: Париждагы Олимпия уеннары ачылышы тәнкыйтькә дучар булды

Париждагы Олимпия уеннары ачылышы тәнкыйтькә дучар булды. Тәнкыйть итүчеләр арасында Франция епископаты һәм эшмәкәр Илон Маск та бар.

Бу Олимпия уеннары гадәти ачылышка охшамаган иде: әйтик, төрле илләрнең спортчылары үз флагларын тотып узмадылар, алар корабларга утырып Сена елгасы буйлап йөзеп уздылар. Әмма, яңгыр яву сәбәпле, аны кешеләр рәхәтләнеп карый алмаган. Спортчылар корабта булу сәбәпле, аларын да күреп булмаган, ди. Олимпия флагын күтәргәндә анысының асты-өскә әйләнгән булып чыкты.

Сена елгасы буйлап йөгергән атны һәм җайдакны Библиядә сурәтләнгән үлем китерә торган «Апокалипсис җайдагы» дип бәяләүчеләр бар.

Номерларның берсендә башы өзелгән императрица Мария Антуанеттаны күрсәттеләр. Ул – Франциянең соңгы королевасы. Ул киселгән баш белән чыга һәм аристократларны асарга өнди.

Ә тагын да ныграк тәнкыйтькә дучар булган номер – Леонардо да Винчиның «Яшерен кич» картинасы. Бу картинада Христос һәм аның шәкертләре утыра. Шушы картинаны хәтерләткән рәвештә төрле актерлар чыкты – аларның кайберләре, шул исәптән Христос та, трансгендерны (җенесен үзгәрткән кешене) хәтерләтә. Мәсәлән, хатын-кыз киемендәге сакаллы ир. Шулай ук ике ирнең үбешкән күренеше дә бар. Шулай ук бер егет бик сәер киенгән – аның хәтта җенси әгъзасы да күренә сыман…

Франция епископаты моны христианнардан көлү дип бәяләгән һәм провокация дип яза. Шул ук вактта ачылышта «бик матур мизгелләр булды һәм халык тарафыннан танылды», дигәннәр. «Бу христианнарга карата әйтеп бетергесез хөрмәтсезлек!» – дип яза Илон Маск.

Франциянең уң карашлы сәясәтчесе Эрик Земмур церемониясе «сул карашлы кешеләрнең провокациясе» дип бәяли. Сәсяәтче Жан Мессиа «косторгыч пропаганда», дигән. Сәясәтче Дамьена Рье – «Христианофобия» дип бәяли. Журналист Жюльетт Бриен Олимпия уеннарын яктыртмаячагын әйткән һәм «бөтен дөньядан гафу үтенәм», дигән.

Россия матбугаты Олимпия уеннары ачылышын бик нык тәнкыйтьли. Әмма төп тәнкыйть моңа түгел – андагы постановкаларның берсенә. Режиссер Константин Богомолов «Иң начар ачылыш», дип яза. Рухани Павел Островский фикеренчә, бу начардан да начары. Ксения Собчак «Коточкыч» дип бәяләгән. Тышкы эшләр министрының рәсми вәкиле Мария Захарова «Бу Сенаның төбе», дип язган.

Россия матбугатында ачылышта Россиядә тыелган ЛГБТ хәрәкәте пропагандасы бар дип язалар.

Шул ук вакытта чараны ошатучылар да бар. Фигуралы шуу буенча атказанган тренер Татьяна Тарасова «РИА Новости»га ачылыш бик нык ошаганын әйткән. «Бик матур урында бик матур чара. Әле беркайчан да спортчыларның елгадан йөзеп үткәне юк иде», дигән ул.

Ачылышта танылган җырчылар чыгыш ясаган, бу номерларны тәнкыйтьләүчеләр сирәк.

Россия ачылышта юк иде – Олимпия уеннарында безнең ил һәм Беларус катнашмый. Россиянең 15 спортчысы нейтраль статуста (флагсыз) чыгыш ясый. Палестина да, Израиль дә катнаша. Кипр җыелма командасының флагын порносайтта видеолар төшереп акча эшләгән элекке Россия гражданкасы Елена Куличенко күтәреп чыкты.

Социаль челтәрләрдә ачылышны тәнкыйтьләүне Россиянең катнашмавы белән аңлатучылар да бар.

Россия матбугатында коллажлар чыкты. Алар «Яшерен кичә» белән Париждагы Олимпия ачылышын һәм шулай ук Сочидагы Олимпия уеннарын янәшә куеп, аерманы күрсәтәләр.

«Аргументы и факты», «Комсомольская правда», «Московский комсомолец», НТВ, «Бизнес онлайн», Live материаллары файдаланылды.

Читайте на 123ru.net