Шулай да, көненә күпме су эчәргә соң, чәй белән кофе сыеклыкка керәме?

Шулай да, көненә күпме су эчәргә соң, чәй белән кофе сыеклыкка керәме?

Чынлыкта көненә күпме су эчәргә, су балансын көйләп ябыгып буламы? Табиб-эндокринолог, диетолог Елена Козловская «Вечерняя Москва» сайтына шул хакта сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, су балансы организмда барысына да йогынты ясый: кан басымына да, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә дә, чәчләр, тырнакларга да, гомуми халәткә дә. Баланс бозылу тән тиресенә дә начар тәэсир итә.

Көненә 2 литр су эчәргә кирәк, дигән сүз уртача статистика буенча алынган кешенең, төгәлрәк әйткәндә – ир-атның, буе һәм авырлыгына карап саналган. Кешенең авырлыгы нормада булса – 1 кг тән авырлыгына 25-30 мл сыеклык кирәк. Кеше симез булса, ябыгырга планнар булмаса – 1 кг массага 30 мл сыеклык кирәк. Ябыгырга теләгән очракта, 1 кг массага 40 мл сыеклык кирәк.

Су нормасын санаганда, хәмер һәм баллы газлы эчемлекләр сыеклык түгел, ә азык булып саналуын истә тотыгыз. Кайсыбер авырулар вакытында, мәсәлән, бөерләр патологиясе, гипертония, йөрәк җитешсезлеге, табиб башка су күләме тәкъдим итәргә мөмкин.

Күп вакыт бик коры бинада булсагыз, аеруча кыш көне батареялар эшләгәндә, дымландыргыч булмаса, 1 кг массага 35-40 мл су эчәргә кирәк.

«Бөтенесен берьюлы эчеп бетерсәгез, бу бик үк файдалы түгел. Озын вакытка бүләргә кирәк – бер сәгатькә 200-300 мл итеп бүлегез», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, кеше озак вакыт үзенә сыеклык җитмәвен аңламаска да мөмкин. Кайберәүләр көненә 1 стакан су эчеп тә үзен яхшы хис итә дип саный. Ләкин бераздан бу сәламәтлектә күренәчәк.

Чәй белән кофе организмнан суның чыгарылуын тизләтә. Әгәр бәвел кудыра торган берәр сыеклык – мәсәлән, чәй яки кофе эчсәк, өстәмә 1 стакан су эчәргә кирәк. Сокларның кайсыбер төрләре, аеруча сельдерей, алма, кәбестә булса, аларга 1 стакан чиста су кушарга кирәк, ди табиб.

Шешенү су артык булганда гына түгел, сыеклык җитмәсә дә барлыкка килергә мөмкин. Көн дәвамында тиешле күләмдә су эчмичә, кич белән аны тутырырга теләсәгез, организм аны тиз генә чыгарып бетерә алмый, иртән шешенәсез. Сыеклык балансын сакларга өйрәнгәч, организм су җитмәүне сизми һәм запас тупламый башлый, шулай итеп шешенү дә бетәчәк, ди белгеч.

Гел эчәсе килеп тору нәрсәне аңлата? Бу – диабет билгесе булуы ихтимал. Гел су җитмәү, авыз кибү – диабет билгеләре. Үкчәләр һәм терсәкләрегезне карагыз – тире кипкән булса, бу да су балансы бозылуы турында сөйли, диелә хәбәрдә.

  • Ашаганда су эчәргә ярыймы?
  • Кеше күпме су эчәргә тиеш?

Читайте на 123ru.net