Үсмер кызның ашказаны чәч белән тулган

Мәскәүдә яшәүче кызның ашказаны чәч йомгагына әверелгән. Аңа операция ясарга туры килгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Башкала табиблары «Рапунцель синдромы» дип аталган авырулы кызны коткарган. Аның организмында барлыкка килгән чәч йомгагы ашказанын бөтенләй тутырган диярлек.

16 яшьлек кызны Мәскәү балалар хастаханәсенә китерәләр. Аның ашказаны турысында авырту була, коса, кикерә, ябыга. Тикшергәннән соң, аның эчәклек трактында трихобезоар булуы ачыклана. Бу – чәч йомгагы, ул бөтен ашказанын тутырырга, хәтта эчке кан китү китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге йомгак бала чәч очын чәйнәргә яратудан барлыкка килгән.

Трихобезоар кызның ашказанын бөтенләй диярлек һәм уникеилле эчәклеген басып алган. Аны алу өчен, корсак куышлыгын ачып операция ясарга туры килгән.

Хәзер баланы өенә җибәргәннәр. Ата-анасын баланы психологка күрсәтергә киңәш иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net