«3 бала белән ана үлә». Авыл халкы янгын сүндергәндә, 8 балалы ата чыгып качкан

Мәскәү өлкәсендәге Юрцево авылында 31 август кичендә 3 бала һәм аларның анасы янып үлә. Фатирда электрик скутер аккумуляторы шартлаган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Күршеләре сүзләренчә, бөтен дөнья белән күп балалы гаилә фатирында янгын сүндергән чакта, гаилә башлыгы… чыгып качкан.

Янгында 44 яшьлек күп балалы хатын, аның 3тән 5 яшькә кадәрле 3 баласы һәлак була. Тагын 5 баланы хастаханәгә илткәннәр, алар белән 45 яшьлек аталары барган, ул имгәнмәгән диярлек, дип хәбәр итә «МК».

Шаһитлар сүзләренчә, янгын чыкканчы, шартлау тавышы була. 4нче каттагы 2 бүлмәле фатирны Мәскәүдән килгән гаилә 2 ел арендалап яши. Шушы фатирда электрик скутерның литийлы аккумуляторы шартлый. Иске электр үткәргеч чыдамагандыр, диелә хәбәрдә.

Бөтен кеше фатирларыннан йөгереп чыга, янгын сүндерүчеләр килгәнче, үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышалар, балаларны өйдән чыгаралар.

Бу вакытта гаилә башлыгы өйдән беренче булып чыгып китә, урамга чаба, «ярдәм итегез!» дип өй тирәли чабып йөри башлый. Ул балаларын уттан алып чыгарга маташмый, дип яза «МК».

Коткаручылар утны сүндереп бетергәч, 3 бала һәм әни кеше үлүен ачыклый. Башка балалар пешкән, сынган урыннары бар – алар караватның икенче ярусыннан сикереп төшкән булуы ихтимал.

Әлеге гаилә Мәскәүдә пропискада тора. Бу гаилә берничә ел башкалада яши, әтиләре – сакчы булып, әниләре сатучы һәм җыештыручы булып эшли. Аннары алар дача алып, Мәскәү өлкәсенә күченә. Биредә үк фатир арендалыйлар, 2 адреста яшиләр. Гаиләдәге 8 баланың берсе генә мәктәпкә йөри. Тагын 1 уллары башкалада пансионатта яши.

Юрцево авылы халкы бу күршеләрен гадәти түгел дип саный. Ир белән хатын эшләми, ләкин яхшы яшиләр, таксида йөриләр, кыйммәтле гаджетлар алалар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net