Нинди пульс тормыш өчен куркыныч санала?
Йөрәк бер минутка 45 тапкырдан азрак һәм 130 тапкырдан күбрәк типсә – бу тормыш өчен куркыныч. «Москве 24» сайтында терапевт Андрей Кондрахин шулай дип белдерде.
Әгәр пульс шундый булса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Пульсны кеше тыныч торганда – сулышы тигез булганда, йөрәк тибешен арттырырга мөмкин булган тәэсирләр булмаганда санарга кирәк. Пульс югары булса, йөрәк тиз кыскара һәм кан белән туларга өлгерми башлый. Бу инфаркт китереп чыгарырга мөмкин.
Пульс түбән булганда кеше аңын югалтырга, йөрәге туктарга мөмкин. 45 тапкырдан азрак типкәндә, тукымаларга кислород килеп җитә алмый дигән сүз.
Нормаль пульс – 55-80 аралыгында, дигән ул. Терапевт Роман Кулешов исә пульс 60 тан түбән һәм 90нан югары булганда йөрәк белән проблемалар бар дигән сүз, дип әйтә.