Юл һәлакәтенә очраганда авыр җәрәхәтләнү куркынычын киметү өчен нишләргә?
Иминлек каешы эләктерелмәгәндә юл һәлакәтендә җитди җәрәхәтләнү куркынычы икеләтә арта. Бу турыда Авто.майл яза.
Иминлек каешын эләктерелгән булу юл-транспорт һәлакәте вакытында яралануны уртача 2 тапкыр киметә. Бу – бигрәк тә машинаның арткы утыргычында утыручы пассажирлар өчен мөһим.
Травматолог-ортопед, Россия артроскопик җәмгыяте әгъзасы Максим Королев билгеләп үткәнчә, иминлек каешы авария вакытында пассажирның машинаның алгы тәрәзәсеннән очып чыгып китүен булдырмый, бу – өстәмә җәрәхәтләр алу ихтималын киметә.
Ул шулай ук искәрткәнчә, заманча иминлек каешлары һәм автомобиль утыргычлары конструкцияләре, дөрес кулланылган очракта, көчле бәрелешләрдә дә җәрәхәт алу куркынычын минимальләштерә, диелә хәбәрдә.