Абрау-Дюрсода көчле янгын чыккан, кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Абрау-Дюрсода көчле янгын чыккан, кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Краснодар краендагы Абрау-Дюрсо авылы янында янгын чыккан. Ут 51 гектар җирне камап алган. Җирле халык эвакуацияләнгән кешеләргә азык-төлек һәм су белән ярдәм итәргә тырыша.

Волонтерлар, йортларын һәм мөлкәтләрен югалткан кешеләргә ярдәм итәр өчен, кирәк-яраклар җыялар. Коткаручылар кешеләрне көймәләрдә башка урынга күчерә. Дюрсо утарында яшәүчеләрне эвакуация кирәк булуы турында кисәтәләр. Янгын урынында Краснодар крае губернаторы урынбасары җитәкчелегендәге оператив штаб булдырылган, дип яза телеграм-каналлар.

14 июль көнне көндез Дюрсо утарында янгын чыга. Ул тиз арада «Моряк», «Романтик», «Фрегат» һәм «Голубая волна» дип аталган ял базаларына кадәр килеп җитә. «Романтик» ял базасында 11 корылма янган, «Голубая волна»да – 8 корылма һәм 5 машина. Бик күп кеше эвакуацияләнгән. Янгын сүндерү эшенә махсус техника һәм 2 вертолет җәлеп ителгән. Янгын аркасында Новороссийск шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән, дип хәбәр итә «Царьград» басмасы.

Абрау-Дюрсоның туризм үзәге инфраструктурасы, шулай ук аның җитештерү биналары һәм йөзем бакчаларына куркыныч янамый, чөнки алар янгын килеп чыккан урыннан ерак урнашкан, дип яза «РИА Новости».

«Россия. Кубань» телеграм-каналы язуынча, Новороссийск янындагы төп янгынны сүндергеннәр. Бу хакта Краснодар краеның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Штриков белдергән.

Читайте на 123ru.net