«Син каткач, яхшы булыр». Матурлык салонында эшләүче хатынны гашыйк клиент эзәрлекли

«Син каткач, яхшы булыр». Матурлык салонында эшләүче хатынны гашыйк клиент эзәрлекли

Новосибирск шәһәрендә матурлык салонында барбер булып эшләүче хатын-кыз клиентын үтерү белән янауда гаепли. Ир кеше хатын-кызга гашыйк була, тик ханым аны кире кага – шуннан соң ир-ат аны эзәрлекли башлый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Виктория (исеме үзгәртелә) 49 яшьтә, иреннән аерылган, улы белән кызы бар, хәзер барбер булып эшли. 50 яшьлек Рөстәм (исеме үзгәртелә) салон клиенты була.

«Рөстәм маникюрга килде, мине ошатты, аралаша башладык. Аның белән кызык иде. Чәчәк, конфетлар бирде, ресторанга чакырды. Миңа рәхәт иде. Ярты елдан артык күрештек, бергә яшәмәдек. Аннары ул очрашып йөрергә тәкъдим итте, мин баш тарттым», – ди Виктория.

Ир-ат кире кагуны күтәрә алмый. Ул Викториягә шалтырата, фатиры янында саклап тора.

«Минем өй янына килде, сөйләшергә тәкъдим итте. Мин чыктым, тагын талаштык. Ул пычак чыгарды, яный башлады. «Күзеңне чокып чыгарам, сиңа беркем ярдәм итмәячәк», – диде. 5 майда шалтыратты, тагын талаштык. «Әзерлән, киләм», – диде. Мин бик курыктым, туганнарыма күчендем», – ди Виктория.

Телефоннан сөйләшү аудиосында Рөстәмнең янавы ишетелә. «Сорауга җавап бирергә өйрән. Бер тапкыр эшеңә пычак белән килеп, кадап бетерәм. Син каткач, яхшы була!» – дип акыра ул.

Рөстәм Викторияне эзәрлекләвен дәвам итә. Виктория салонга да килми башлый, янауны чынлап кабул итә. Аннары Рөстәм аның фатирына бәреп кергәч, полициягә гариза яза.

«Миңа күршеләр шалтыратты, фатирым янында 2 кеше утыруын, йозакны ватуын әйттеләр. Алар, ишек төзәтәбез, дигән. Мин тиз генә өйгә кайттым, юлда полициягә шалтыраттым. Полиция килде, фатирны карады. Мин аның әйберләрне күчерүен абайлап алдым. Мәсәлән, миңа бүләк иткән уенчыкны никтер йокы бүлмәсенә керткән», – ди Виктория.

Виктория сүзләренчә, ир-ат аның бриллиантлы алкаларын – берсе ясалма ташлы һәм 2 йөзеген алып чыгып китүен дә әйтә. Зыян 368 мең сум дип бәяләнә. Хатын бу турыда гаризада язган.

«Мине талаганнан соң, Рөстәмне минем өй янында икенче көнне тоткарладылар. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган бугай. Эзәрлекләү буенча дәшмиләр. Аны чыгып китмәү турында имза куйдырып, җибәргәннәр. Мин фатирыма кайта алмыйм, куркам. Аның биредә даими пропискасы юк, качса, нишләргә? Килеп, янауларын тормышка ашырса?» – ди бу хатын.

Виктория прокуратурага гариза язган, ул, гомерен саклау өчен, әлеге вакыйга турында сөйләргә булган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net