«Җеннәрен чыгарганнар». Ир белән хатынны чит кеше баласын үтерүдә гаеплиләр

Новосибирск шәһәрендә 10 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче ир белән хатын гаебен танымый. Аларны сак астына алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әниләре командировкада чакта 10 яшьлек кызны, аның абыйсын һәм сеңлесен Олег һәм Анна Г. карап тора. Ир белән хатынны 20 августка кадәр СИЗОда калдырганнар.

Олег суд утырышында дәшми, журналистлар сорауларына җавап бирми, башын аска иеп утыра. Хатыны Анна исә камералар күргәч, башына шарф чорный, йөзен капларга маташа. Ул үзен гаепле санамавын гына әйтә.

Ләкин тикшерүчеләрнең версиясе башка. Алар фикеренчә, ир белән хатын берничә көн дәвамында 10 яшьлек кызны җәзалый, алар баланы кычыткан белән кыйный, ачлыктан интектерә. Имеш, шулай итеп, баладан җеннәрен чыгаралар.

«КП» белешмәсе буенча, бу кешеләр балахоннар кия, исле әйберләр яндыра – алар сектада була.

Күп балалы хатын өенә алар ничек килеп эләккәне әлегә ачыкланмаган. Күршеләре сүзләренчә, бу ир белән хатын шәһәрдәге фатирларында ремонт бара дип сөйли. Шуңа күрә күп балалы хатын аларны үзенә кертеп торган.

Әни кеше балаларын шушы кешеләргә ничек калдырып киткән – билгесез. Ул үзе журналистлар белән аралашудан баш тарткан.

Ачлыктан интеккән кыз бала шкафта конфетлар тапкан булырга мөмкин. Шуларны күп итеп ашаган да анфилактик шок булган, коса башлаган. Табиблар аны коткара алмый. Мәрхүмә кызның сеңлесе дә хастаханәдә, аның да эче авырта.

«КП» хәбәрчесе ачыклаганча, Олег белән Анна аны да җәзалаган, барысын да видеога төшереп барганнар. Әлеге видеоны җинаять эшенә туплыйлар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net