«Авыл халкы улларын яклый». Яшь егет әнисен чылбыр белән мичкә бәйләп куйган

Новосибирск өлкәсендә анасын мичкә чылбыр белән бәйләп куйган ир-атны хөкем иткәннәр. Ул исерек анасын коткарырга маташкан. Суд җинаять эшен япкан. Бу турыда «Комсомольская правда» Новосибирск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.

20 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачкан булганнар, аннары судка тапшырганнар. Яклар килешү сәбәпле, суд эшне туктаткан.

Вакыйга мартта Яңа Решеты авылында була. Егет чираттагы тапкыр анасы белән талаша. Күршеләр талашкан тавышны ишетә, аннары хатын кычкыра башлый. Улы аңа суккан, аннары сыер абзарыннан чылбыр алып кереп, анасын мичкә бәйләгән. Ул әнисенең аягын чылбырлап куйган. Аннары егет эшкә киткән.

Хатын ярдәмгә чакырып кычкыра. Күршеләр кереп, аны ычкындыра. Аннары полиция килә. Әни кеше улына дәгъва белдереп гариза яза. Егетне шул кичтә үк тоткарлыйлар, ул каршы килми.

Егетнең җитди сәбәбе бар – ул анасын эчкечелектән коткарырга тели. Әнисе 12 көн рәттән эчкән, егет аны айныту өчен башка ысул тапмаган.

Авыл халкы да егетне яклый. Алар хатынны махсус хисапта торуын, ә улларының тәртипле булуын сөйли.

20 яшьлек егеткә 2 елга кадәр ирегеннән чикләү яный, тик туганнар судта татуланыша.

Хәзер әни кешене дәвалаганнар, ул эчми, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net