«Күз яше төшми калмас атның»: Актаныш Сабан туенда ат үлеме буенча тикшерү эше башланган

«Күз яше төшми калмас атның»: Актаныш Сабан туенда ат үлеме буенча тикшерү эше башланган

Актаныш Сабан туенда ат чабышында йөк аты янып үлде. «Интертат» коточкыч фаҗига белән якынрак таныштыра.

Актаныш Сабан туенда фаҗига булды – «Алмачуар» язмышы кабатланды. Ат чабышының соңгы узышында – йөк атлары арасында арбага цемент төяп чабу катнашкан ат үлде.

«Интертат»та бу узышның видеосы бар. Әлеге ат, әзгә генә калышып, финишка икенче булып килә. Ул ат видеода икенче. «Ильмир икенче!» диләр аңа.

Ат финиш сызыгын үтеп борылды һәм җиргә егылды. «Ат янды, ат янды!» – дип кычкырышты ат чабышы карарга килгән кешеләр. «Су кирәк. Кая янгын сүндерү машинасы?» – дип чабышсалар да, мәйданның икенче ягында торган янгын сүндерү машинасы килергә ашыкмады.

Ат тирәсендә булучылар тизрәк атның тәртәләрен ычкындырырга, дилбегәсен кисәргә ашыкты. Районның ветеринар табиблары белән бергәләп атны торгызырга тырыштылар – аякларын хәрәкәтләндереп, өстендә сикерделәр, массаж ясадылар Халык ат чабышы мәйданыннан китәргә ашыкмады. Барысы да җирән атның торып китүенә өметләнеп торды. Тик ни кызганыч, ат яткан җирендә җан бирде. Ак сөлге белән атның башын капладылар.

«Бүген ике тапкыр чапкан иде. Нишләтәсең, ярышта шулай да була», – диде алып баручы микрофоннан… һәм берничә минуттан ат чабышы җиңүчеләрен бүләкләүгә күчте. Җиңүчеләр җан биргән ат каршысына тезелеп бастылар... Бу кадәр дә аяныч беткән ат ярышын әле күргән юк иде.

«Интертат» чыганакларына билгеле булганча, үлгән ат «Ташкын» хуҗалыгыныкы. Җайдагы – шул хуҗалыкта эшләүче Иске Байсар авылы кешесе.

«Актаныш-информ» атның җайдаклары икәү булуын һәм атны җәлләмичә ике тапкыр чабышка кертүләре турында яза. Соңгысы булган «йөк атлары» заездына арбага 25әр килограммлы 10 капчык цемент төяп чаптыралар. Чыганак әйтүенчә, ярыш оештыручылар җайдакны кат-кат кисәтәләр, чабудан тыялар, тик ул атны куалап арга ыргыла. Өстәвенә авыр арбага җигәләр. Нәтиҗәдә, бу кадәр йөкләнешкә ат түзә алмый.

«Атның җайдаклары икәү: аталы-уллы әфәнделәр. «Т» хуҗалыгыннан килгән чабыш аты белән әти кеше ике төрле ераклыкка чаба», дип яза Ләйсән Газизова.

Ярыш алдыннан алып баручы: «Күпме төйиселәре килә, шулай төйиләр. Аннары цементлары үзләренә була. Кемнең беренче килеп бүләк аласы килә – шул әзрәк төйи, кемнең күбрәк цемент аласы килә – шул күбрәк төйи», – кебек сүзләр әйтте. Сүз уңаеннан, мондый ярыш Актанышта ел да иң соңгысы итеп үткәрелә.

  • Шулай ук, «Актаныш-информ» Сабантуйда ат үлеме буенча прокуратура органнары тикшерү эшләре башлаганын хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә үлгән атны җәлләп язалар. «Ат җәл, цемент төяп чапсын әле, мескенкәй. Күз яше төшми калмас атның. Шушы ярышны оештырган кешеләрнең үзләрен ярыштырырга кирәк цемент күтәртеп. Җыен оятсызлар», – дигәннәр «Подслушано в Актаныше» «Вконтакте» төркемендә.

«Чапканы җитми, тагын нәрсәдер төяп чабарга кирәк. Кем уйлап тапкан микән? Кызганыч бичара ат. Кешегә җитми инде..», «Кем инде атны 2-3 тапкыр чабышка кертә? Оештыручылар кайда ни караган? Мескенкәй янып үлде инде», «Ий, җан иясе. Бигрәкләр дә кызганыч, җәфа чигеп үлгән иде. Ник тузга язмаган ярыш оештырырга? Оятсыз кешеләр», «Йөк автомобиле түгел бит инде, никләргә дип яфалый торганнардыр. Ул оештыручыларга әзрәк кенә уйларга була бит. И, мескенкәем», «Акча дип малларны җәфалыйлар», – дип язалар район төркемендә.

«БУ хәл мал хуҗасының ваемсызлыгы аркасында килеп чыкты»

«Актаныш.хәбәр» телеграм каналында мондый хәбәр чыкты. «Актаныш Сабантуенда, бәйрәмнең төп бизәге булган атлар чабышында килеп чыккан күңелсез хәл берүне дә битараф калдырмагандыр. Бәйрәмнең бар ямен җибәргән бу хәл мал хуҗасының ваемсызлыгы аркасында килеп чыкты. Актанышта оештыручылар ат ярышын үткәрүгә аерым игътибар бирә. Махсус җайланган урында алдан ук әзерлек эшләре башлана. Бар таләпләргә китереп чабышкыларга узышыр өчен өслек әзерләнә. Быел чабышка 52 ат регистрация узган иде. Шуларның 40тан артыгы ярышта катнашты. Аларның һәрберсе ярышка махсус белешмә белән керде. Ярыш вакытында егылган чабышкы (бу урыны дөрес түгел, ат йөгерештән соң, финишны узуга ук үлә – «Интертат») авыр йөк тартып узышуга регистрация үтми, качып кергән булган. Алдагы көнне дә авыл Сабантуенда ярышта катнашкан ул. Тәмам алҗанган мал Актаныш Сабантуенда да чаба. Өстәвенә авыр арбага җигәләр. Гәрчә бу ярышта чыныккан хуҗалык атлары гына катнашса да. Кыскасы, комсызлык яхшылыкка илтми».

Ветеринар: «Ахмаклыкның нәтиҗәсе бу»

Ветеринар Илдус Хатыйпов фикеренчә, атның көчле йөкләнештән үпкәсе шартлаган. «Атның үпкәсе шартлаган. Ул «эмфизема легких» дип атала. Шуның аркасында ат буыла һәм туктый башлый. Ат караучылары атның буылуын күреп, барган җирдән егылмасын өчен туктатканнар», – ди ветеринар.

Илдус Хатыйпов хәзерге заманда йөк атларын ярыштыруны ахмаклык дип атады.

Йөк атлары чабышы үткәрүнең бүгенге көндә мәгънәсе юк. Хәзерге заманда андый атларны ит өчен генә үстерәләр. Безнең ат белән эшли торган эшләр дә калмады. Йөк атлары гомумән чабыш өчен яраклашмаган.

Үз башларына ахмак ярыш уйлап чыгарганнар. Аның башкарылышы да ахмак. Ахмаклыкның нәтиҗәсе инде бу. Күрәсең, ат әзерләнмәгән булган. Бөтен төрле ярышларга да атларны әзерләргә кирәк. Беренчедән, бу процесс ат өчен стресс - чөнки анда күп халык җыелган, көчле тавыш. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, кан йөреше системаларының эшләп бетерә алмавы да шундый һәлакәткә китерә.

Нурлат районында атларны 40 әйләнеш чаптыралар иде. Алты сәгать чабалар иде. Шунда атлар күпләп үлә иде. Казан ипподромында да өченче ел бер ат кузгалып китү белән егылып үлде. Анысында допинг кадаган диделәр, чөнки акча өчен ярышалар, – диде ул.

Илдус Хатыйпов Сабантуйларда ат ярышларын Татарстанның ат спорты федерациясе белән килештереп эшләргә кирәклеген әйтте.

Татарстанда ат спорты федерациясе бар. Мондый ярышларны алар белән килештереп эшләсәләр, дөресрәк булыр иде. Машинада берәр нәрсәне алыштырган очракта без аны ДАИ белән килештерәбез бит, ә монда ат спорты федерациясе эшләп бетермәгән, - диде ул.

Читайте на 123ru.net