Сабантуй-2024: бәлешне 25 төрле итеп пешергән район, 178 кг чәкчәк, БРИКС спортчылары
Капчык белән йөгерүче БРИКС уеннары спортчылары
«Безнең яраткан бәйрәмебез БРИКС илләре уеннарының тәмамлану вакытына туры килде», – дип билгеләде Сабан туеның тантаналы ачылышы вакытында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Чыннан да, быелгы Казан Сабан туеның төп үзенчәлеге – ул бәйрәмдә төрле ил спортчыларының катнашуы иде. БРИКС илләре уеннары кунакларына хөрмәт йөзеннән, Сабантуйга керү дә 2 өлешкә бүленгән иде. Беренчесеннән бәйрәмне күрергә теләүчеләр керде, ә икенчесеннән җыр-бию һәм чәкчәк белән Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыкасы һәм «Казан» бию ансамбле БРИКС уеннарында катнашучы спортчыларның җыелма командаларын каршы алдылар.
Яңгыр явып торуга карамастан, Кытай, Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Бразилия һәм башка илләрдән килгән спортчылар үзләренең көчләрен милли уеннарыбыз: көрәштә, капчык белән сугышуда, чүлмәк ватуда, капчык белән йөгерүдә сынап карарга да, әбиләр белән татарча биергә дә һәм милли ризыклардан авыз итәргә дә өлгерделәр. Яңгыр бәйрәмнең ямен әз генә дә алмады, киресенчә, 2 атна дәвамында торган эсседән алҗыган халык өчен «суынырга» сәбәп кенә иде.
Шулай ук Сабантуйга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә хөрмәтле кунаклар да килде. Алар арасында БРИКС уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе, Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россиянең элеккеге спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, танылган спортчылар Алинә Заһитова, Данис Зарипов һәм башкалар да бар иде.
Сөембикә манарасы рәвешендә ясалган 178 кг чәкчәк, 25 таба бәлеш һәм бассейнда йөзеп йөрүче карбызлар
Сабан туенда 11 район үзенең ишегалдын тәкъдим итте. Алар бәйрәм кунакларын нәрсә белән генә шаккатырмадылар: Сөембикә манарасы рәвешендә ясалган 178 килограммлы чәкчәк тә, төрле эчлек белән әзерләнгән 25 таба бәлеш тә, үзләренең серле ысуллары белән әзерләгән төрле авыл хуҗабикәләренең өчпочмаклары да, бассейнда йөзеп йөрүче дистәләгән карбыз да бар иде. Әйдәгез, барысы турында да тәртип буенча.
Иң беренче булып кунакларны Кукмара районы каршы алды. Кукмара баянчылары татар көйләрен шулкадәр матур башкардылар, бер генә кунак та алар яныннан биемичә яки видеога төшермичә уза алмады.
Әлбәттә, Кукмара үзенең данлыклы итекләрен һәм табаларын тәкъдим итте, әмма иң үзенчәлеклесе ул – төрле эчлекләр һәм ысуллар белән ясалган 25 бәлеш иде. Монда җимешле дөге бәлеше дә, бәрәңге белән ит бәлеше дә, итле борай бәлеше дә бар иде.
Кукмара ишегалдыннан чыккан кунаклар Арча районы оештыручы уеннарга ашыкты. Килеп керүгә үк аларны басмада чәчен тарап утыручы Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Бәлки, чит илдән килгән кунаклар Г.Тукайның данлыклы әкиятләре белән таныш та түгелләрдер һәм Шүрәле белән Су анасының әсәр персонажлары булуын аңламаганнардыр, ләкин «кети-кети» уйнарга тәкъдим итүче һәм спортчылар белән бергә капчык киеп йөгерүдә катнашучы мөгезле җан иясен, һичшиксез, алар тиз генә онытмаячак.
Кукмара районында төрле авыл җирлекләренең бәлешләре күрсәтелгән булса, Арчада өчпочмаклар тәкъдим ителде. «Биредә – 17 авыл җирлегендә пешерелгән өчпочмак. Алар камырлары һәм эчлекләре белән аерылалар: әче һәм төче камырдан, үрдәк һәм сыер итеннән әзерләнгән. Шулай ук бөгү ысулы да төрле: кемдер зуррак ясый, кемдер кечерәк», – дип аңлатты Гөлназ Байкова.
Яшел Үзән районы ишегалдында кунаклар чәкчәктән авыз иттеләр. Ләкин гади генә чәкчәктән түгел, ә Сөембикә манарасы рәвешендә ясалган 178 килограммлы. 178 килограмм – Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр санын символлаштыра. Шулай ук Яшел Үзән халкы тагын бер кызыклы алым кулланган – үзәктә урнаштырылган зур бассейнга балык та, казлар да түгел, ә карбызлар белән әфлисуннәр җибәргән. Моны алар болай аңлатты: «Җәйге челләдә салкын суда торган карбыз белән кунакларны сыйлау – менә дигән алым. Без моны таҗиклардан һәм үзбәкләрдән күреп алдык».
Балык Бистәсенең визит карточкасы, исеменнән үк аңлашылганча, балык иде. Барлык кунаклар да җәеннәр җибәрелгән бассейннан белорус спортчыларының ничек балыкны тотарга тырышуын күзәтте. Әмма спортчы күпме генә тырышса да, балыкны кул белән эләктерә алмады.
Зәй районына кергәндә көрәшнең иң кызган чагына туры килдем – татар егете белән үзбәк егете көч сынаша иде. Озак тартыштылар, әмма татар егете барыбер беренчелекне алды. Аннан соң кытай егете чыкты; көрәшә-көрәшә, чак кына татар телен өйрәнми калды. Ул бирешергә теләмәсә дә, татар егете аны әйләндереп салды, әмма кытай спортчысына, җиңелсә дә, «Син хәзер – чын татар» дип, түбәтәй бүләк иттеләр.
Нурлат районы Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан туй йоласын күрсәтте. Яшь парларның өйләнешү мизгелләрен хөрмәтле кунаклар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе күзәтте һәм яшь парларны котлады.
Менделеевск районы үз ишегалдында чып-чын зоопарк оештырган иде, кунаклар игътибарына 15 төрле авыл хуҗалыгы хайваннары күрсәтелде. Монда атлар да, кәҗәләр дә, сыерлар да, хәтта төньяк болыны да бар иде.
Шулай ук Сабан туенда Алексеевск, Буа, Биектау, Лаеш районнары да үзләренең ишегаллары белән таныштырды. Барлык булган-күргәнне язып бетерерлек түгел, һәрбер районның ишегалды үзенчәлекле рәвештә эшләнгән, һәрберсендә милли уеннар, төрле остаханәләр, борынгы йолалар күрсәтелде, милли ризыклар күргәзмәсе бар иде.
Үзбәкстан спортчылары Сабантуй турында
Һәрбер милли уенда БРИКС уеннары спортчылары актив катнашты. Бер районның ишегалдына керәсең, анда кытай спортчылары көрәшә, икенчесендә үзбәк спортчылары капчыкта йөгерә, өченчесендә белорус спортчылары тизлеккә кадак кага... Хәтта казанлыларның зур спорт белән шөгыльләнүчеләр белән көч сынашып карау мөмкинлеге бар иде. Спортчылар тырышсалар да, барлык уеннарда да беренчелекне яулый алмадылар. Бала чактан ук милли уеннарны уйнап үскән татарлар җиңү серләрен яхшырак белә иде, ахры.
Үзбәкстан спортчыларының җыелма командасындагы кайбер вәкилләре Сабантуй турында фикерләре белән дә уртаклаштылар.
«Сабантуй – бик күңелле, матур бәйрәм. Миңа барысы да ошады: уеннарда катнаштык, чәкчәк, кош теле, бәлешне авыз иттек. Барысы да бик тәмле булды, бик зур рәхмәт. Безнең Ташкентта да ел саен Сабан туе үткәрелә, халык килә, бәйрәм итә, үзенә тормыш иптәшен эзли, әмма сездәге кебек масштабта түгел», – диде Антон Мальков.
Самира Шокирова БРИКС уеннарында фехтование буенча шулай ук Үзбәкстанны тәкъдим итә. Ул Казанга икенче тапкыр килүен һәм шәһәрнең бик матур булуын әйтте. «Минем Татарстаннан дус кызым бар, шуңа күрә Сабантуй турында белә идем инде. Сезнең Сабан туе безнең Нәүрүз бәйрәменә охшаган, әмма Нәүрүз яз көне, 25 мартта уза», – диде ул.
Сабантуй батыры үзенең 39нчы машинасын отты
Сәгать 11дә төп мәйданда «Азамат кыйссасы» дип аталган театральләштерелгән тамаша башланды. Ул, алдагы елдагы кебек үк, IX-X гасырдагы Идел буе Болгар дәүләтенең тарихына багышланган иде.
Тарих буенча Азамат исемле егет үзенең сөйгәне Наҗарның кулы өчен көрәшә. Аңа өйләнү өчен, ул Сабан туеның баш батыры булырга тиеш. Яшьләрнең мәхәббәт тарихы аша кунакларны Сабантуйда узучы традицион ярышлар – җәядән ату, аркан тарту, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, капчык белән сугышу һәм башкалар, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Тамаша татар телендә барды, әмма барлык кунаклар да сүзнең нәрсә турында булуын аңласын өчен, экраннарда рус һәм инглиз телләрендә тәрҗемә чыгып барды.
Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, ә хореограф сыйфатында «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова иде.
Тамаша тәмамланганнан соң БРИКС уеннарының тантаналы рәвештә ябылуы узды. Сәхнәгә БРИКС уеннарында катнашучы 89 илнең флагын алып чыктылар һәм БРИКСның гимны башкарылды. Соңыннан сәхнәгә Эльмира Кәлимуллина, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар чыкты.
Сабан туеның беренче өлеше тәмамланганнан соң милли уеннар һәм көрәш башланды. Казанның Тынычлык бистәсендәге Сабан туеның абсолют батыры булып Раил Нургалиев калды. Ул үзенең 39нчы машинасын отты.