Коточкыч авария: Дүрт кеше мизгел эчендә һәлак булды

Коточкыч авария: Дүрт кеше мизгел эчендә һәлак булды

Якутиянең Нюрба шәһәре янында авариядә 4 кеше һәлак булган. Алар мизгел эчендә үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Жигули» салонында 40 яшьлек йөртүче һәм 3 пассажир була. Пассажирларга 32, 40 һәм 60 яшь. Аларның кая баруы әлегә билгеле түгел.

Прокуратура белешмәсе буенча, «Жигуми» юлдан бара, аннары йөртүче идарәсен югалта, һәм машина әйләнеп каплана.

Юл һәлакәте турында 18.20 сәгатьтә дежур частька шалтыратып хәбәр итәләр. «Жигули» машинасы «Вилюй» федераль юлының 735нче километрында сулыкта булуын әйтәләр.

Соңрак ачыкланганча, авария 30 июньдә 16.30 сәгатьтә була. Машина Ынахсыт авылы ягыннан Нюрба шәһәренә таба бара. Машина әйләнеп каплана да юлның уң ягындагы сулыкка төшеп китә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net