Радмир бата башлагач, дуслары киемен суга ыргыта да өйгә чаба, беркемгә берни әйтмиләр

Оренбург өлкәсендәге Караванный бистәсендә 12 яшьлек малай югала. Аны 3 тәүлек таба алмыйлар. Караванныйдан Чкалов бистәсенә кадәр – бу дистәләрчә километр – Урал елгасы буйлап көймәләр малайны эзләп йөри. Бу турыда Оренбург басмасы яза.

17 июньдә 3 малай елгага су коенырга китә. 12 яшьлек Радмир өйгә әйләнеп кайтмый. Көндезге дүртләр тирәсендә ул әнисе белән телефоннан сөйләшә, тиздән кайтачагын әйтә. Кич белән малайны эзли башлыйлар. Тик дуслары гына дәшми – имеш алар Радмирның кайда булуын белми. Яр буйларын карыйлар, иртән-иртүк елгага водолазлар килә, бу вакытта суда баланың киемнәрен табалар инде.

Икенче көнне генә дуслары Радмирның су кырыенда бата башлавын күрүләрен сөйли. Малай йөзә белми, ә Урал бик тирән елга. Ярдәмгә килү һәм олыларны чакыру урынына дуслар куркып кала, алар Радмирның киемнәрен суга ыргыта һәм өйләренә чабалар, беркемгә берни сөйләмиләр. Елга буенда бу хәлне күрүче башка шаһитлар булмый.

«Инде менә ничәнче тәүлек Радмирның кайгыга баткан анасы елга буеннан китми. Ул өч баласын ялгыз үстерә, Радмирның ике апасы бар, берсе бу атнада кияүгә чыгарга тиеш. Ләкин хәзер туй кайгысы калмаган инде», диелә бу хәбәрдә.

Караванный авыл советы башлыгы Николай Тартышев сүзләренчә, малайлар текә яр буенда коена, монда яр буенда ук 2,5-3 метр тирәнлек. «Елга кисәк кенә тирәнәя, агым да көчле. Балаларның дәшмәве, беркемне дә ярдәмгә чакырмавы гаҗәп, яр буеннан өйләргә кадәр 25-40 метр гына бит. Радмирның әйберләре – шорты, кепка, бер кроссовкие - яр буенда ук иде, берсе 500-700 метрга йөзеп киткән», – дип сөйли ул.

Соңрак Оренбург.Медиа хәбәр иткәнчә, баланың мәетен 20 июньдә кич белән соң гына Урал елгасында табалар. Эзләү операциясе өч тәүлектән артык дәвам итте. Бала үлеме буенча тикшерү башланды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net