Бүген Казан-Оренбург юлында фаҗига: өч кеше һәлак булган

Бүген Казан-Оренбург юлында фаҗига: өч кеше һәлак булган

Татарстанда җиңел автомобиль һәм фура белән авариядә 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртән Әлмәт районында була. Биредә «Киа» һәм «Ивеко» бәрелешә.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, «Киа» белән идарә итүче 41 яшьлек ир-ат идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул йөк машинасына бәрелә.

«Киа» йөртүчесе, аның салонындагы 21 һәм 40 яшьлек ир-атлар һәлак була.

Йөк машинасы йөртүчесенә зыян килми, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net