Богырысланда бер ир-ат балалар бакчасына кереп, тәрбиячене яралаган

Оренбург өлкәсендә Богырыслан шәһәрендә бер ир-ат балалар бакчасында тәрбиячегә һөҗүм иткән. Җинаять эше ачылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, бүген исерек ир-ат Фрунзе урамындагы мәктәпкәчә учреждение территориясенә үтеп кергән, аннары бинага кереп икенче катка күтәрелгән һәм хезмәткәрләрнең берсенә тән җәрәхәтләре ясаган.

Пычак тоткан һөҗүмчене тәрбиячеләр коралсызландырган һәм подвалга бикләп куйган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә.

Зыян күргән хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән. Балалар бакчасында булган сабыйлар зыян күрмәгән.

Һөҗүм факты буенча ваемсызлык һәм үтерергә омтылу маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылды. Хәзер һөҗүмченең сәбәп-мотивлары ачыклана, дип яза «Татар-информ».

Читайте на сайте