Махсус операция ветераны мэр янына өченче катка тезләрендә үрмәләп менәргә мәҗбүр булган

Орскида махсус операция ветеранына түрәләр янына тезләрендә үрмәләп барырга туры килгән. Элек «Вагнер» төркемендә хезмәт иткән хәрбинең ике аягы да юк. Күптән түгел аңа мэр вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Воробьев янына барырга кирәк була, әмма администрациядә коляскалы кешеләр өчен шартлар юк. Бу ир-ат өченче катка тезләрендә үрмәләп менәргә мәҗбүр булган. Соңрак ветераннан гафу үтенгәннәр. Тик аның тезләрендә үрмәләп менгән видеосы интернетта ризасызлык уятты.

Орск мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Воробьев үз исеменнән һәм администрация исеменнән бу хәл өчен гафу үтенде.

«Бик күңелсез хәл булды, моның өчен җитәкче буларак та, кеше буларак та бик оят», – дигән ул.

Түрә ветеран ирне «чын герой» дип атаган һәм аның «Батырлык өчен» медале булуын да әйткән.

Шулай ук Воробьев, администрациягә керүгә бәйле башка проблемалар булмаячак, дип вәгъдә итте.

«Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел, шуңа күрә башка вакытта кабул итүләрне шәһәрдә яшәүче һәркем өчен дә җайлашкан бүлмәләрдә уздырачакбыз», – диде ул.

Ветеран Артем Воробьевка ике мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткән:

Беренчесе. Язгы ташу вакытында аның җир кишәрлеген су баскан. Ул әлеге җирне махсус операциядә яраланган өчен түләнгән акчага сатып алган була.

«Мин әлеге җирне ил мәнфәгатьләрен яклап алдым, үз аякларым бәрабәренә алдым, дияргә була. Хәзер миңа нәрсә бирәчәкләрдер, анысын белмим. Хатыным белән икебезгә нәрсә тиешлеген белмим», – дигән «Орск.ру» телевидениесенә.

Икенчесе. Аңа «хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын бирмиләр. Ветеран аны 3 ел ала алмый икән инде.

Воробьев аңа бу проблемаларны хәл итүдә булышырга вәгъдә биргән.

«Аның проблемалары хәл ителерлек итеп, иң югары дәрәҗәгә җиткереп эшләргә тиешбез. Чөнки ул – өлешләр белән мондый хәлгә эләккән беренче генә кеше түгел инде», – дигән ул.

Ә таныклык буенча мэр хәрби комиссариат белән сөйләшкән инде.

«Чыннан да вакыт сузыла, мөмкин булган бөтен кешене кушачакбыз», – дип ышандырган Воробьев.

Читайте на 123ru.net