Яшь әни 2 һәм 3 яшьлек ике баласы белән бергә һәлак булган

Яшь әни 2 һәм 3 яшьлек ике баласы белән бергә һәлак булган

19 майда Пермь краенда янгында 3 кеше һәлак була. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Иртән белән Ныроб бистәсендәге Лесная урамындагы күп катлы йортта янгын чыга. 2 һәм 3 яшьлек балалар уйный торган бүлмәдән төтен чыга башлый. Гаилә башлыгы ут капкан караватны сүндерү өчен су алырга йөгерә. Әни кеше исә сабыйларын табып алып чыкмакчы була.

Шулай итеп 26 яшьлек әни төтенгә тончыга һәм аңын югалта, аннары әни кеше дә, балалар да һәлак була.

Әти кеше яна торган бүлмәгә керә алмый, ул урамга йөгереп чыга, янгын сүндерүчеләр чакыра.

Җинаять эше ачылган.

Читайте на 123ru.net