Кеше, эт, мәчеләр ашаучы үтерүче иреккә чыккан һәм тормышына зарлана

Кеше, эт, мәчеләр ашаучы үтерүче иреккә чыккан һәм тормышына зарлана

Кешеләр, эт һәм мәчеләр ашаган Пермь кешесе төрмәдән чыккач, иясез хайваннар приютына эшкә урнашкан. Каннибал йорт хайваннарын карый һәм аларны башка ашамаска сүз биргән.

Серияле үтерүче Михаил Малышев яшүсмер чагында ук йорт хайваннары белән туклана башлый. Җирле халык сүзләренчә, яшь Миша ул вакытта мәчедән аш пешерә һәм чак кына аны туганнарына ашатмый кала. Соңрак этләргә күчә. 34 яшендә ул Инна Боровик исемле кызны очрата һәм аны үзенең колына әйләндерә: өйдән чыгармый, көчли һәм, качарга курыксын өчен, борынын тешләп ала. Нәкъ менә Инна 1999 елда Малышев фатирына беренче корбаннарын – Пермь ПТУ студентын, 16 яшьлек Натальяны чакыра. Малышев аны көчли һәм үтерә. Гәүдәсеннән Инна белән бергә фарш ясыйлар, ә калдыкларын Камага ташлыйлар. Бер елдан соң җирле эшче Антон да аларның корбаннары була. Малышев аны үз янына шашлык ашарга чакыра, ә аннары балта белән үтерә, кисәкләргә бүлеп, фарш әзерли.

Фото: © SHOT телеграм-каналы

Шуннан соң каннибалны кулга алалар. Аның фатирында кеше һәм эт ите тулы суыткыч тапканнар. 2000 елда Пермь кеше ашаучысы гомер буе төрмәдә утырудан котылып калган. Аны 25 елга Чусовойдагы катгый режимлы колониягә озаталар. Ул анда аш бүлмәсендә эшли, ризык өләшә. Билгеләнгән вакыт узгач, Малышев өенә – кешеләрдән кәтлит әзерләгән фатирына кайта.

«SHOT» телеграм-каналы ачыклаганча, хәзер 58 яшьлек Михаил Малышев ялгыз яши, ара-тирә аның янына әнисе кереп чыга. Танышлары аркылы аны йортсыз калган хайваннар приютына эшкә алганнар. Элеккеге җинаятьче этләр өчен эт оялары ясый, территорияне җыештыра һәм хайваннар өчен ит турап бирә. Моның өчен аңа яраклылык вакыты чыккан ризык белән түлиләр.

Малышев үзе көчкә очын-очка ялгап яшәвенә зарлана. Ул каравылчы булып эшләргә хыяллана, чөнки бөтен гомерен штанга һәм герләргә багышлаган, башка бернигә дә өйрәнмәгән. Хөкем ителгәнгә күрә, хәзер аны беркая да эшкә алмыйлар. 90нчы елларда спирт сату белән шөгыльләнеп ала, эчкечелеккә бирелә. Хәзер үзен аек дип ышандыра.

Йотсыз хайваннар приютында Малышевтан зарланмыйлар. Ул үз эшен башкара – һәм шул җитә. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ир-ат административ күзәтү астында тора. Пермьдә кеше ашаучы эшен алып барган элеккеге тикшерүче Гөлнара Абдуллаева сүзләренчә, аның элеккеге тоткыны Пермь краенда яши, ул полиция хезмәткәренә кияүгә чыккан.

Читайте на 123ru.net