Шойгуның тагын бер урынбасары, ришвәттә гаепләнеп, кулга алынды

Шойгуның тагын бер урынбасары, ришвәттә гаепләнеп, кулга алынды

26 июльдә ФСД армия генералы Дмитрий Булгаковның кулга алынуын хәбәр итте. Ул 2008-2022 елларда оборона министры урынбасары иде, аннары генераль инспектор булган. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, ул, хезмәт вазифасыннан файдаланып, «Грязинский пищевой комбинат» предприятиесенең ризыкларын сатып алуны алга сөргән. Бу ширкәт җитәкчелегенә карата да җинаять эше кузгатылган.

Булгаков армиягә азык-төлек өчен җаваплы җитәкче була. Ул идарә иткәндә, армиягә сыйфатсыз ризык китерелгән, ә аның бәясе махсус рәвештә кыйммәтләндерелгән. Махсус операция башлангач та бу система дәвам иткән. Министр урынбасары үзе «түбә» булган предприятиеләрдән ришвәт алган, дип шикләнелә. Махсус операция шартларында да хәрбиләргә азык-төлекне якыннары, волонтерлар җыеп җибәрүне дәвам итте. Ә «Первый русский» каналы язганча, армиядән туклану өчен бирелгән акчаның ничек файдаланганы билгесез.

2010 елда ук «сухой паеклар» өчен бирелгән акчаларга берни дә сатып алынмавы билгеле булган иде. Әмма бу гауга ул вакытта «сүрелеп» калды.

Дмитрий Булгаковның 219 квадрат метр мәйданлы фатиры һәм 621 кв. метр мәйданлы йорты бар. Бу хакта аның керем турындагы декларацияләренә сылтама белән «Газета.Ru» яза.

2019 елгы документ буенча, Булгаковның кереме 15 миллион сумнан артык булган. Түрәнең 219 кв. метрлы фатиры бар, һәм бу фатирда аның өлеше 109,5 кв. метр. Фатирның калган өлеше хатыныныкы. Моннан тыш, хатыны исеменә 163, 231 һәм 2270 кв. метр мәйданлы 3 җир кишәрлеге һәм 621,8 кв. метр мәйданлы йорт язылган.

Моннан тыш, Булгаковның хатынында «Lexus RX350» кроссоверы бар. Аның кереме 2019 елда якынча 226 мең булган. Хатын-кызның кереме бер төрле генә түгел, 2018 елда ул 2 миллионнан артык акча эшләгән, 2017 елда – 234 мең, 2016 елда – 249 мең чамасы, ә 2015 елда – 1,8 млн сум.

Түрә гаиләсенең иң зур кереме 2011 елда булган – ул вакытта Булгаков 18 миллионнан күбрәк, ә хатыны 10 миллионнан күбрәк акча эшләгән.

26 июльдә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) иҗтимагый элемтәләр үзәге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Оборона министрының элеккеге урынбасары армия генералы Дмитрий Булгаков ришвәтчелек турындагы җинаять эше буенча тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко сөйләгәнчә, суд Булгаковка чикләү чарасы билгеләгән – аны сак астына алганнар.

Оборона министрлыгында эшләгән вакытта Булгаков армиянең матди-техник тәэмин ителеше өчен җавап биргән, Сириядәге операция вакытында Россия гаскәрләре төркеме тәэмин ителеше өчен җавап биргән. 2022 елның сентябрендә ул башка эшкә күчү сәбәпле, элемтә ведомствосыннан китә.

Ул төрле елларда II, III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Александр Невский, «Хәрби казанышлары өчен», Мактау, III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары белән бүләкләнгән. 2016 елда Россия Герое исемен ала.

Дмитрий Булгаков-Сергей Шойгуның кулга алынган беренче генә урынбасары түгел.

Апрельдә, 1,185 млрд. сум ришвәт алуда шикләнелеп, оборона министры урынбасары Тимур Иванов тоткарланды. Соңыннан аны кулга алдылар һәм вазифасыннан җибәрделәр. Тикшерү элеккеге министр урынбасары үзенең объектларында түләүсез эшләр башкарган компанияләргә ярдәм иткән, дип саный. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Элекке түрә үзе үз гаебен кире кага. Эш буенча шулай ук эшмәкәр Сергей Бородин, «Олимпситистрой» компаниясен гамәлгә куючыларның берсе Александр Фомин һәм «хәрби-төзелеш компаниясе»нең элеккеге генераль директоры Андрей Белков уза.

Шулай ук май аенда Баш элемтә идарәсе башлыгы – Россия хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары, генерал-лейтенант Вадим Шамарин кулга алынды. Аны Җинаять Кодексының 290нчы маддәсенең 6нчы өлеше (аеруча зур күләмдә ришвәт алу, 15 елга кадәр төрмә) буенча гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен дәүләт контрактлары буенча «китерелә торган продукция күләмен арттырган» һәм «яклау» өчен ришвәтне Шамаринга «Телта» Пермь телефон заводы генераль директоры Алексей Высоков һәм предприятиенең баш хисапчысы Елена Гришина биргән.

Шойгу үзе 12 майда отставкага җибәрелде – ул Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре вазифасына билгеләнде. Яңа оборона министры Андрей Белоусов булды.

Читайте на 123ru.net