Хатынының кулын чабып өзгән иргә хөкем карары чыгарганнар

Пермь краенда бергә яши торган хатынының кулын чабып ташлаган ир-атка хөкем карары чыгардылар. Аны 12 елга төрмәгә озаталар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

27 яшьлек Виталий былтыр җәй көнне 28 яшьлек бергә яши торган хатыны Жаннаның кулын чаба.

Ир-атны 6 маддә буенча гаепле дип тапканнар. Суд аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Шулай ук ул зыян күрүче якка 4,5 млн сум компенсация түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Фаҗига Яйва бистәсендә була. 28 яшьлек хатын 3 атна тәмугта яши. Ире аны наручник белән батареяга эләктереп куя, кыйный, көчли, чәчен кырып ала, кулын чабып өзә һәм үләргә калдырып чыгып китә. Ир хатыннан гел көнләү, хәмер һәм башка тыелган әйберләр куллану сәбәпле шундый вәхшилеккә бара.

Әлеге хәлләрне ир белән хатынның 5 яшьлек улы күреп тора. Бәхеткә, Жанна исән кала. Хәзер ул яңа тормышка күнегә, улын тәрбияли, бионик протезны үзләштерә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net