Җырчылар вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяc Гимадутдинов турында: «Күз тидеме соң...»

Пермь краенда шәхси вертолет һәлакәтендә миллионер, «Таттранском» зур транспорт компаниясе учредителе Ильяс Гимадутдинов вафат булуы турында «Интертат» хәбәр иткән иде. Авиаһәлакәт «Ашатли-парк» ял базасы районында була. Якынча мәгълүматлар буенча вертолет рөхсәтсез очыш башкарган. Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булган.

Ильяс Гимадутдиновның вакытсыз арабыздан китүе турындагы хәбәр бик күп татар эстрадасы җырчыларын да борчуга салды. Чөнки Ильяс танылган эшмәкәр генә түгел, ә милләтпәрвәр, татар халкы дип янып яшәүче шәхес булган. Очудан тыш, ул музыка белән дә мавыккан — бик оста итеп баянда уйнаган, рус һәм татар телләрендә җырлаган. Дуслары социаль челтәрләрдә аны шат күңелле һәм зур йөрәкле кеше буларак искә алалар.

«Булдыклы егет иде»

Беренчеләрдән булып бу хакта үзенең телеграм каналында юмор остасы Данир Сабиров язды.

«Әле генә тетрәндергеч хәбәр килде… Татар халкы дип янып торган, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче дустым Ильяс фаҗигале рәвештә һәлак булган... Милләтпәрвәр, туган авылы Үдиктә ел саен грандиоз Сабантуйлар уздырган, көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм булдыклы егет иде! Гаиләсенә, якыннарына сабырлык... Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым», – диде артист.

Ильяс җырчы Ришат Төхвәтуллинның да бик якын дусты булган. Ришат социаль челтәрләр аша Ильясның якыннары һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде.

«Бүген безнең бик тә якын дустыбыз Ильяс вафат булды… Ут чыбыкларына эләгеп, вертолеты һәлакәткә очраган. Урыны оҗмахта булсын. Безгә һәрвакытта да ярдәм итеп тора иде. Милләт дип яшәгән, татар халкы өчен бик тырышкан егет. Ильясның барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Ачык күңелле, зур йөрәкле кеше иде. Бу якыннарың өчен генә түгел, без - дусларың өчен дә зур югалту. Cезнең белән күрешкәч, кешеләр турында фикерләрем үзгәрә торган иде. Һәрвакыт шундый позитив, оптимист кеше булдың… Бөтен туганнарыңа, гаиләңә сабырлык телим», – ди ул.

«Артык әйбәт кеше идең, дустым...»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова әлеге авыр хәбәргә ышанырга теләмәве хакында яза.

«Ильяс дустым, урының оҗмах түрләрендә булсын… Күңел ышанмый… Кылган изгелекләреңне, өздереп тальянда уйнауларыңны, җырлауларыңны, тәмле итеп сөйләүләреңне, кунакчыллыгыңны онытмабыз. Хуш, Ильяс….

Әнисенең, абыйларының, хатынының, кызларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артык кунакчыл, әйбәт кеше идең, дустым. Күз тидеме соң…» - дигән ул.

Вадим Захаров, фаҗига турында ишетү белән үк, Пермь якларына, Ильясның якыннары янына юл тоткан.

«Дуслар, Төмәннән кайтып кына җиткән идем, тагын юлга чыгып китәргә туры килде. Пермь ягына Бардага юл тоттык. Безнең якын дустыбыз Ильяс үзенең вертолеты белән фаҗигале төстә һәлак булды. Айрат белән шунда кузгалдык. Сабырлык телибез туганнарына, берничек тә юата торган сүзләр табып булмый», - ди җырчы.

Алып баручы, җырчы Айрат Ильясов исә Ильяс белән әле бу җәйдә генә шушы вертолетка утырып очкан булган.

«Татар дип яшәгән дустыбыз»

Ильяс бертуган энесе белән (алар гаиләдә биш малай) җырчы Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар туеның кунаклары булган. Артистлар Ильяс белән бергә төшкән фотоларын куеп: «Урының җәннәттә булсын, Ильяс дустыбыз», - дип язалар.

«Татарым дип яшәгән дустыбыз! Ышанырлык түгел», - дип дустын искә алган җырчы Әнвәр Нургалиев та.

Эх, Ильяс… Иртә, бик иртә… Урының оҗмах түрләрендә булсын», - дигән Зинира һәм Ризат Рамазановлар. «Урының җәннәттә булсын. Ышанырлык түгел…» - дигән якташы, шулай ук Пермь өлкәсе Барда районы кызы Чулпан Йосыпова, Ильяс Гимадутдиновның бик тә моңлы итеп җырлаган видеосын урнаштырып.

Читайте на сайте