Данир Сабиров: «Гомеремдә икенче тапкыр мәет юдым...»

Шушы көннәрдә Пермь краенда вертолет һәлакәтендә Ильяс Гимадутдинов һәлак булды. Аның белән хушлашу турында «Интертат» язган иде. Туган ягы өчен янып торган Ильяс Гимадутдиновны Үдик авылы мәдәният йортыннан соңгы юлга озаттылар.

Танылган шәхес белән хушлашырга Татарстаннан татар җәмәгатьчелеге һәм аның күпсанлы дуслары – татар артистлары да барды. Мәрхүмнең якын дусты Данир Сабировка исә Ильяс белән хушлашыр алдыннан үтә җаваплы эш тә башкарырга туры килгән.

Казан концертыннан туры Пермь өлкәсе Барда районы Үдик авылына юл тоттым. 8 сәгать тирәсе юл үтеп, таң белән килеп җиттек. Бүген гомеремдә икенче тапкыр мин мәет юдым. Казаннан чыкканда ук йөрәгем шулай теләде. Менә шулай Ильясны соңгы юлга озаттык. Бәхил бул, дустым, – дип хәбәр итте ул бу хакта үзенең телеграм-каналында.

«Менә бит ничек артист тормышы. Кичә сезнен концертыгызда булдык. Тамашачы алдында сезгә көлеп уйнарга кирәк иде, ә йөрәгегез ничек янып әрнегәнен, Данир, үзегез генә белгәнсездер», – дип, артист тормышының җиңел булмавын ассызыклап үткән аның бер язылучысы.

«Изге эш кылгансың, Данир, гамәл дәфтәреңә язылгандыр… Чын дус булгансың, Ильясның урыны җәннәттә булсын», – дип, аның әлеге адымын хуплаган комментарийлар да бар.

Ильяc Гимадутдинов утырган вертолет «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очрады. Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булды.

Читайте на сайте