«Әнинең башына бәреп урындык ватты». Эшмәкәр хатынны ире яндырып үтергән

«Әнинең башына бәреп урындык ватты». Эшмәкәр хатынны ире яндырып үтергән

Первоуральск шәһәре янындагы Кузино бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Кристина А.ны ире ут төртеп яндырып үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кристинаны үтерүдә ире Александрны гаеплиләр. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 28 июньдә ир хатынына янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бу вакытта 49 яшьлек Александр исерек була. Ул көнчелектән ярсый. Имгәнгән хатынны реанимациягә салалар, аның тәненең 80 проценты пешкән. 1 июльдә Кристина үлә.

Фаҗига шәхси йорт ишегалдында була. Җирдә учак урыны, янган агач төбе күренә, өй стенасы да корымга буялып беткән. Ир-атка карата җинаять эше ачылган.

Кристинаның улы сүзләренчә, әнисе Александрны 8 ел элек очрата. «Әни ул чакта бизнес ачты, бар сатып алды. Шунда Александр белән танышканнар. Башта 5 ел тордылар, 2022 елда рәсми өйләнештеләр», – ди Руслан.

Аның сүзләренчә, туйдан соң әнисе белән үги әтисе арасында проблемалар башлана. Александр шактый гына төрмәдә утырып чыккан. Ләкин ул үткәнен сөйләргә яратмый, хатынга матур тормыш вәгъдә итә.

«Бу ир-ат әкият сөйләргә бик оста иде. Тик, өйләнешкәч, проблемалар чыкты. Александр әнигә янады, куркытты. Башын өзәргә вәгъдә итте. Бер ел элек ул әнигә беренче тапкыр кул күтәрде, әнинең башына бәреп урындык ватты. Әни хастаханәгә бармады, курыкты. Бер тапкыр полициягә барды, тик гаризасын кабул итмәгәннәр», – ди Руслан.

Руслан сүзләренчә, гаилә Кристинаның өендә яши. 49 яшьлек Александр үзе бер җирдә эшләми, хатын хисабына яши. «Ул еш һәм күп эчте. Тоткарлаганда да үкенмәгән бугай – ул учак янында кулын җылытып, елмаеп торган», – ди Руслан.

Читайте на 123ru.net