«Мин хөкем ителдем бит инде»: «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Мусинга срок өстәлде
Вахитов судының яңа карарын «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин хисләрен белдермичә генә тыңлады. Аны бу юлы да гаепле дип таныдылар һәм 11 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзага тагын 1,5 ел өстәделәр. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.