86 тапкыр «Зәңгәр шәл»не караган Мәрьям Ибраһимова: «Мин татар әдәбиятына гашыйк»
Мәрьям Ибраһимова – күпләргә таныш «Татарстан – Супер Гуд» җырын язучы Супер Алисаның бердәнбер кызы. Бүгенге көндә ул әнисе белән Казан шәһәрендә яши, Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» бүлегендә 2 курста укый.