Новости по-русски

Очрашу (Эфир от 24.12.2020)

«Асылъяр» балалар фольклор ансамбленең оешуына 2020 нче елда ун ел  тулды. Беренче адымнарыннан ук  ансамбль милли йолаларыбызга нигезләнеп бик үзенчәлекле  чыгышлары белән тамашачы күңелен яулады.  
Татарстанда һәм  Удмуртиядә узган төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегенең беренче юлында булды. «Асылъяр»  коллективы  тугәрәк датаны зур концертлар залында тамашачылар каршында  уздыра алмады. Әмма балаларга сәнгать өлкәсендә  белемнәрен өстәү өчен мөмкинлек тудырылды. «Асылъяр» -  милләтебезнең  илһам чишмәсе проекты  нигезендә сәнгать осталары белән очрашулар булып узды. Балалар  «Моң дәрьясы ташый күңелдән»  дип аталган остаханәләрдә  удмурт, татар һәм рус халык уен кораллары белән танышты, аларда уйнау серләренә төшенде#РадиоРоссииУдмуртия  

Читайте на 123ru.net